Тарихы

XVII йөз ахырында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Урта Әрнәш исеме белән мәгълүм.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (Абди авылының православие приходына карый). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XIX йөздә авылга татарлар белән бергә руслар да килеп урнаша башлый. Күченүчеләр төрле урыннардан, шул исәптән Теләчедән дә булалар.

1873 елда сәүдәгәр И.С.Кривоносов акчасына авылда Иоанн-Предтеча чиркәве төзелә (1990 елларда ремонт ясала, 2013 елда янып юкка чыга).

1875 елда – Изге Гурий борадәрлеге мәктәбе, 1880 елда кыз балалар мәктәбе ачыла.

XX йөз башында авылда 2 су тегермәне, май язу йорты, казна шәраб һәм 4 вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 983,5 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Шыморбаш волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Мамадыш, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Йолдыз, 1959 елның 26 мартыннан Мамадыш районында.

Хәзер Албай авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Кызыл Йолдыз” колхозы оештырыла (анда колхоз идарәсе урнаша), 2005 елга кадәр эшли. 2006 елга кадәр “Албай” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.

Халкы кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1929 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1934 елда – җидееллык (яңа бина төзелә), 1977 елда – урта, 2013 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Мәктәп каршында 1970 елдан “Туган як” төбәк тарихын өйрәнү музее эшли, экспозициясе күренекле якташларга, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, авыл, мәктәп тарихына, халык кәсепчелегенә багышлана (оештыручылары – М.Г.Кирушин һәм А.И.Семёнова, җитәкчесе – Е.В.Кирушина). Хәзер элекке медпункт бинасында урнашкан.

2014 елда яңа Рождество Иоанн Предтеча чиркәве төзелә.

Авылда мәдәният йорты (1997 елда яңа бина төзелә), китапханә (1935 елда уку өе буларак ачыла), фельдшер-акушерлык пункты, балалар бакчасы (1984 елдан) бар.

2015 елда авылда Җиңү паркы ачыла, Бөек ватан сугышы геройларына һәйкәл куелган.

2016 елда “Тегермән”, “Аръяк” чишмәләре төзекләндерелә.

Мәдәният йорты каршында “Туганайлар” керәшен фольклор ансамбле (1984 елдан, нигез салучысы – Л.М.Абрамова), “Көмеш тәңкәләр” керәшен балалар фольклор ансамбле (2001 елдан, оештыручысы һәм җитәкчесе – Р.И.Кибякова) эшли.

Күренекле кешеләре

С.В.Домолазов (1885–1938) – хәрби җитәкче, штабс‑капитан, Гражданнар сугышында Казан губернасы Мамадыш өязенең хәрби комиссары, дивизия командиры, ТАССР хәрби комиссары (1923–1925 елларда), Георгиев тәресе, Кызыл Байрак ордены кавалеры (өч тапкыр); репрессияләр корбаны, үлгәннән соң аклана (авылда аның йорты сакланган);

И.Т.Максимов (1924–1987) – полковник, Советлар Союзы Герое, Ленин, Кызыл Байрак, Александр Невский, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз, 3 дәрәҗә “СССР Кораллы көчләрендә Ватанга хезмәте өчен” орденнары кавалеры, Казанда – Яңа Савин районы хәрби комиссариаты бинасында аның хөрмәтенә мемориаль такта, Мамадыш шәһәрендә бюсты куелган;

М.К.Москвин (1910–1969) – майор, Советлар Союзы Герое, Ленин, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры, Мамадыш шәһәрендә бюсты куелган;

А.О.Романов (1931 елда туган) – хакимият-хуҗалык, партия хезмәткәре, РФ нең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, “Почет билгесе” ордены кавалеры;

Г.С.Смирнов (1914–1941) – РФ Герое (2008 елда, үлгәннән соң), лейтенант.

Халык саны

1782 елда – 66 ир-ат;
1859 елда – 473,
1897 елда – 867,
1920 елда – 1103,
1926 елда – 964,
1938 елда – 730,
1958 елда – 510,
1970 елда – 537,
1979 елда – 469,
1989 елда – 329,
2002 елда – 278,
2010 елда – 232,
2017 елда – 191 кеше (керәшен татарлар – 98%, мөселман татарлар – 2%).