Эчтәлек

Авыл 1711 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Сизнер Первого Усада исеме белән дә билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук аучылык тарала.

XX йөз башында авылда чиркәү, чиркәү-приход мәктәбе (1899 елда ачыла) эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 985,9 дисәтинә тәшкил итә.

1921 елга кадәр авыл Вятка губернасының Малмыж өязе Сизнер волостена керә. 1921 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Түнтәр, 1932 елның 2 мартыннан – Балтач, 1938 елның 4 августыннан – Чепья, 1958 елның 16 июленнән – Балтач, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1965 елның 12 гыйнварыннан Балтач районында.

Хәзер Смәил авыл җирлеге составына керә.

1931 елда авылда “1 май” колхозы оештырыла (беренче рәисе – М.Эшмаков), 1935 елдан – Тельман исемендәге колхоз, 1958 елдан Шаумян исемендәге колхоз составында. 1997 елдан “Смәил” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2009 елдан “Смәил” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, яшелчә үстерү, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

1919 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла (1960 елда яңа бина төзелә), 2011 елда ябыла.

2009 елда мәктәп каршында “Авыл тарихы” музее ачыла.

Авыл клубы (1988 елда яңа бина төзелә), фельдшер-акушерлык пункты бар.

Халык саны

1746 елда – 92,
1763 елда – 159,
1795 елда – 116,
1811 елда – 110 ир-ат;
1850 елда – 162,
1859 елда – 259,
1884 елда – 293,
1897 елда – 319,
1905 елда – 388,
1920 елда – 440,
1926 елда – 471,
1938 елда – 438,
1949 елда – 298,
1958 елда – 264,
1970 елда – 308,
1979 елда – 258,
1989 елда – 197,
2002 елда – 203,
2010 елда – 212,
2015 елда – 208 кеше (удмуртлар).