Биографиясе

1864 елның 7 сентябре, Петербург губернасы, Гдов өязе Осьмино авылы – 1948 елның 16 апреле, Томск шәһәре.

Казан университетының физика-математика факультетын тәмамлый (1888 г.), шунда ук эшли.

1901–1907 елларда Казан ветеринария институтының зоология һәм чагыштырма анатомия кафедрасында.

Казан шәһәр музеен оештыручыларның берсе, табигыять тарихы бүлеге директоры (1908–1913 еллар).

1913 елдан Томскта: Томск университеты (1948 елга кадәр) һәм Томск педагогика институты (1936–1939 еллар) профессоры, зоология һәм чагыштырма анатомия кафедралары мөдире; бер үк вакытта Томск университетының зоология музее мөдире (1948 елга кадәр), Томск университеты каршындагы Биология фәнни-тикшеренү институтының зоология лабораториясе мөдире (1935–1941 гг.), Себер хатын-кызлар курслары профессоры (1920 елга кадәр).

Себерне өйрәнү институтын оештыручыларның берсе (1919–1920 еллар), зоологларның Себер фәнни мәктәбен һәм Себер зоология җәмгыятен нигезләүче (1933 ел).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре Казан, Сембер, Түбән Новгород, Вятка һәм Самара губерналары фаунасын өйрәнүгә карый. Беренчеләрдән булып, бу территорияләрнең җир-су хайваннары һәм сөйрәлүчеләр исемлеген, Казан губернасы кошларының тулы исемлеген бастырып чыгара.

Илнең төрле төбәкләренә һәм чит илләргә 25 тән артык фәнни экспедиция оештыра; Казан университетының зоология музеена 439 данә кош алып кайта.

Кырмыскаларның 137 яңа төрен тасвирлый, балыкларны, югары төзелешле умырткалыларны, бигрәк тә кошларны кертеп, гидробионтларны тикшерә. «Россия кырмыскалары» («Муравьи России», т. 1–2, 1905–1907) монографиясе авторы.

Бүләкләре

Казан университеты каршында Табигыятьчеләр җәмгыятенең К.Ф.Кесслер исемендәге (1894 ел), Петербург Фәннәр академиясенең К.М.Бэр исемендәге (1908 ел), Мәскәү табигыять фәнен яратучылар, орнитология һәм этнография җәмгыятенең А.П.Богданов исемендәге (1908 ел) бүләкләре иясе.

3 нче дәрәҗә Изге Анна, 2 нче дәрәҗә Изге Станислав, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Бассейн реки Свияги и его рыбы // Тр. Об-ва естествоиспытателей при Имп. Казан. университете. 1887. Т. 17, вып. 4.

Вредные насекомые Казанской и Симбирской губерний в 1889 г. Казань, 1889.

Материалы к изучению птиц Казанской губернии. Казань, 1893.

Результаты исследования земноводных и пресмыкающихся в Казанской губернии и местностях с нею смежных. Казань, 1894.

Автор – В.И.Гаранин