Тарихы

Авылга XVIII йөзнең беренче яртысында нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә (алпавыт Левашёвлар карамагында). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, балык тоту, мичкә һәм көпчәк ясау кәсепчелеге таралган була. XVIII йөздән авыл янында бакыр рудасы чыганагы эшкәртелә башлый.

XX йөз башында земство мәктәбе (1901 елда), 3 бакалея, икмәк саклау һәм сату кибетләре, су тегермәне эшли. Авыл Рус Акташы авылы приходына карый.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1823,1 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Акташ волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан Чаллы кантоны составында. 1930 елның 10 августыннан – Акташ, 1959 елның 26 мартыннан Әлмәт районында.

Хәзер Бирге Ямаш авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Дружина” колхозы оештырыла (беренче рәисе – Кустов). 1957 елда “Акташ” совхозы белән берләшә.

Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авыл янында археология истәлекләре табыла: Зәй-Чишмә авыллыгы (Имәнкискә культурасы), II, III Зәй-Чишмә авыллыгы (Имәнкискә культурасы).

Халык саны

1782 елда – 33 ир заты;
1816 елда – 162,
1859 елда – 278,
1870 елда – 340,
1897 елда – 561,
1920 елда – 711,
1926 елда – 652,
1938 елда – 632,
1949 елда – 392,
1958 елда – 554,
1970 елда – 541,
1979 елда – 413,
1989 елда – 288,
2002 елда – 262,
2010 елда – 279,
2015 елда – 290 кеше (руслар).