Биографиясе

1949 елның 15 июлендә Мамадыш районы Түбән Ушма авылында туган.

1972 елда Казан университетын тәмамлый.

1974–1983 елларда «Социалистик Татарстан» газетасы хәбәрчесе, 1983–1986 елларда «Казан утлары» журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр.

1986–1990 елларда ТАССР Телевидение һәм радиотапшырулар дәүләт комитетында баш мөхәррир.

1990–1995 елларда ТР Язучылар берлеге идарәсе рәисе урынбасары.

1995 –2014 елларда «Мәдәни җомга» газетасының баш мөхәррире.

Иҗаты

«Кул бирәм» исемле беренче шигырьләр җыентыгы 1979 елда басылып чыга.

Мансуровның поэзиясе хисләренең ихласлыгы, тормыш-яшәешне фәлсәфи мәгънәдә аңлатуы белән аерылып тора. Намуска, мәхәббәткә тугры калу турында публицистик яңгырашлы, көндәлек тормыш вазгыятенә караган шигырьләре «Йөз суы» (1983), «Тысячелистник» (М., 1983), «Ваем» (1988), «Душицы белый запах» (1991), «Яшәү үзәне» (1998), «Күңел сәфәре» (1999), «Җәрәхәтле йөрәк җылырак» (2003) җыентыкларын тәшкил итә.

«Юлын белгән арымас» (1989), «Күңелдә фидаи яшәсә» (2006) исемле публицистик мәкаләләр җыентыклары төрле буын шагыйрьләре иҗатына, әдәбият, сәнгать мәсьәләләренә, четерекле иҗтимагый-сәяси тормыш темаларын яктыртуга багышланган. Аның күп кенә шигырьләре рус, инглиз, төрек, казакъ телләренә тәрҗемә ителгән.

Бүләкләре

ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (2009). ТРның Мактау грамотасы белән, медаль белән бүләкләнә.

Әдәбият

Галиуллин Т. Яшәү мәгънәсе // Гомер учагы. Казан, 1991.

Гаташ Р. Сәфәрләргә чыксаң белерсең // Казан утлары. 2000. № 4.

Гафиятуллина Н. Хәтер сызлануы // Казан утлары. 2004. № 1.

Автор – Г.М.Габделхакова