Арча, Балтач, Биектау, Кукмара, Мамадыш, Питрәч, Саба һәм Теләче районнары территориясендә урманнарны файдалану, аларны саклау һәм яңадан утырту буенча идарә эшләрен алып бара.

1930 елда Саба урман сәнәгате хуҗалыгы буларак оештырыла. 1931–1963 һәм 1992–2007 елларда — Саба урман хуҗалыгы, 2010 елдан ТРның «Саба урманчылыгы» дәүләт казна учреждениесе.

Саба урманчылыгының гомуми мәйданы 60381 га.

6 урманчылык — Кукмара (4603 га), Курса (6360 га), Ленин (12346 га), Мишәбаш (11997 га), Сабабаш (12443 га), Шәмәрдән (12633 га) участокларыннан тора.

Урман белән капланган мәйдан 56993 га, шул исәптән ылыслы токымнар 22386 га, каты яфраклылар — 6306 га, йомшак яфраклылар — 28239 га, куаклар 62 га тәшкил итә.

Урман барлыкка китерүче төп токымнар: чыршы (22,5%), каен (19,5%), юкә (20,6%), нарат (15,9%), биек кәүсәле имән (10,1%), усак (6,7%). Шулай ук соры зирек, очлы яфраклы өрәңге, Себер карагае, Себер ак чыршысы, тәбәнәк кәүсәле имән, тополь, кара зирек, агачсыман таллар таралган.

Өстенлек итүче урман типлары: юкә, ара-тирә чикләвек куагы һәм имән катнаш чыршылык һәм акчыршылыклар, катнаш наратлыклар, өрәңге, юкә катнаш имәнлек, төрле үләнле юкәлек, сырмавыклы усаклык һәм каенлыклар.

2002 елда 11,35 га мәйданда дендрология бакчасына нигез салына, анда Европа, Азия, Америка илләреннән китерелгән агач һәм куак токымнарының 490 нан артык төре үстерелә. 2011 елда утырту материалы (ябык тамыр системалы 12 млн га кадәр үсенте) үстерү өчен селекция-орлыкчылык үзәге булдырыла.

Саба урманчылыгы территориясендә табигать истәлекләре: Мишәбаш акчыршылыклары — ареалның көньяк чигендәге ак чыршы урманы участогы, Кукмара тавы — текә тау битләрендәге кеше тарафыннан утыртылган наратлыклар урын алган.

Саба урманчылыгы базасында агачны әзерләү, читкә чыгару, эшкәртү буенча бүлекчәләр эшли. Агач әзерләү Скандинавия технологиясе буенча алып барыла, өч сменалы эш оештырылган, көндәлек җитештерүчәнлек 300–320 м3 тәшкил итә. Халык куллануы товарлары, сувенирлар ясыйлар.

Саба урманчылыгының оешуына һәм үсешенә ТР һәм РФнең атказанган урманчысы Н.М.Миңнеханов (1962–1990 елларда урман хуҗалыгы директоры) зур өлеш кертә.

Күп кенә хезмәткәрләрнең эшчәнлеге, СССРның (Х.Ф.Галиев), ТРның (Н.М.Миңнеханов, Р.Н.Миңнеханов, В.Н.Гыйззәтуллин, М.С.Галиев, Н.В.Газизов, М.Н.Сибгатуллин) Дәүләт бүләкләре, орденнар (Н.М.Миңнеханов, Н.Ш.Шакиров, Н.Н.Сафин, С.Г.Галиев) белән билгеләнә; М.С.Галиев, Н.В.Газизов, Р.И.Галимов, М.Н.Сибгатуллин, Д.М.Рәхмәтуллин, Р.Н.Миңнеханов, З.Г.Мултанова, Л.К.Сәгыйтова, Г.А.Абдуллин, В.З.Нурмөхәммәтов, Р.М.Талипов ТРның атказанган урманчысы исеменә лаек була.

Саба урманчылыгы урман хуҗалыгы һәм агач әзерләү эшләрен алып баруның алдынгы технологияләрен эшләүдә һәм гамәлгә кертүдә база, шулай ук бөтенроссия семинар һәм киңәшмәләр үткәрү урыны булып тора.