Процесска бәйле булмаган билгеләр дигәндә, эш, хәл һәм билгеләрнең сыйфатын (акрын бару, тиз кайту), күләмен һәм дәрәҗәсен (озак көтү, шактый зур), урынын (түбән төшү, югары менү), вакытын (иртән китү, кич кайту), сәбәбен һәм максатын (юкка борчылу, юри эшләү) күздә тоталар.

Үзенең гомуми лексик-грамматик мәгънәләре — процесска бәйле булмаган билге белдерүләре белән рәвеш, башка телләрдәге кебек үк, сыйфатка якын тора. Морфологик яктан рәвеш, сыйфат кебек үк, грамматик яктан формалашмаган. Ул — төрләнми торган сүз төркеме. Рәвешләрнең бер өлеше генә чагыштыру һәм артыклык дәрәҗәләрендә килә ала (ерак — ераграк, көндез — көпә-көндез).

Синтаксик яктан рәвеш күбрәк фигыльне (җәяү бару), сыйфатны (бик кызыклы) яки башка бер рәвешне (бераз китапча), кайбер очракларда исемне дә (татарча көрәш) ачыклап килә.

Җөмләдә, нигездә, хәл функциясен үти, аерым очракларда аергыч һәм хәбәр дә булып килә. Лексик-грамматик мәгънәләре ягыннан рәвешне билге һәм хәл рәвешләренә аерып карыйлар.

Билге рәвешләре эш-хәл яки билгенең сыйфатын, үтәлү рәвешен, күләм-чамасын, микъдарын белдерәләр, шуннан чыгып үз эчендә тагын 2 төркемчәгә бүленәләр:

1) эш-хәлнең үтәлү рәвешен белдергән рәвешләр: тиз, җәяү, төрлечә, өчәүләп һ.б.;

2) күләм-чама рәвешләре, алар эш-хәл һәм билгенең билгеле һәм билгесез санын, шулай ук күләм-чамасын белдерәләр: бик, аз, өлешчә, көне-төне һ.б.

Хәл рәвешләре эш-хәлнең үтәлү вакытын, урынын, сәбәбен, максатын белдерәләр һәм түбәндәге төркемчәләргә бүленәләр:

1) урын рәвешләре: ерак, якын, янәшә, югары;

2) вакыт рәвешләре: хәзер, иртәгә, быел, иртән, көндез;

3) сәбәп-максат рәвешләре: юри, юкка, бушка, заяга, тиктомалга һ.б.

Әдәбият          

Татар грамматикасы. Морфология. М.–К., 2002. Т. 2;

Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. К., 2006;

Хисамова Ф.М. Татар теле морфологиясе. К., 2006.