Тарихы

XVI йөз ахырында нигез салына. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлек асрау.

XX йөз башында авылда мәчет, мәктәп, рус-татар мәктәбе, су тегермәне, 2 вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 470 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Тәтеш өязе Олы Кариле волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кама Тамагы, 1963 елның 1 февраленнән – Тәтеш, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кама Тамагы районында.

Хәзер Олы Кариле авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда «Кызыл төбәк» колхозы оештырыла, 1950 елдан зурайтылган Сталин исемендәге колхоз (үзәк утары Олы Кариле авылында) составында, 1960 еллар башында колхоз ХХІІ партия съезды исемендәге колхоз итеп үзгәртелә, 1994–2003 елларда – «Үр» крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе, 2003–2007 елларда – «Үр» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте 2011–2019 елларда – «Олы Кариле» ачык акционерлык җәмгыяте.

Авыл халкы «Олы Кариле» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә башлыча авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда фельдшер-акушерлык пункты, клуб бар. 1922 елга кадәр китапханә эшли (Чаллы авылына күчерелә).

Авыл янында археология истәлеге: Кече Кариле каберлеге (Алтын Урда чоры Болгар истәлеге) табыла.

Күренекле кешеләре

Җ.Б.Гафиятуллин (1932 елда туган) – спортчы, тренер (ирекле көрәш, татарча көрәш), СССРның спорт остасы, РСФСРның атказанган тренеры, ТРның атказанган физик культура хезмәткәре;

А.К.Маликов (1897–1973) – разведчик, полковник, Беренче бөтендөнья һәм Гражданнар сугышында катнаша, Ленин ордены кавалеры.

Халык саны

1782 елда – 123 ир-ат;
1859 елда – 333,
1897 елда – 608,
1908 елда – 698,
1920 елда – 602,
1926 елда – 475,
1938 елда – 686,
1949 елда – 405,
1958 елда – 339,
1970 елда – 373,
1979 елда – 283,
1989 елда – 144,
2002 елда – 105,
2017 елда – 58 кеше (татарлар).