Авылга XVII йөзнең икенче яртысында нигез салына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук чабата үрү, олаучылык, сәүдә эше тарала, Донбасс күмер шахталарына һәм Урал, Алдан, Лена алтын приискларына китеп эшлиләр.

XX йөз башында авылда волость идарәсе урнаша; 2 мәчет (беренче мәчет 1890 елда төзелә;1902 елда төзелгән икенче җәмигъ мәчет бинасы сакланган, татар халык төзелеш сәнгате традицияләрендә агач дини архитектура истәлеге), 2 мәдрәсә, 3 су тегермәне, берничә кибет була.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2552,9 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Вятка губернасының Малмыж өязе Шода волосте үзәге. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Түнтәр, 1932 елның 2 мартыннан – Балтач, 1938 елның 4 августыннан – Чепья, 1958 елның 16 июленнән – Балтач, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1965 елның 12 гыйнварыннан Балтач районында.

Хәзер Куныр авыл җирлеге составына керә.

1933 елда авылда “Кызыл таң” колхозы оештырыла (беренче рәисе – Ш.Садыйков), 1950 елдан – Тукай исемендәге колхоз, 1963 елдан “Якты юл” колхозы составында. 2003 елдан “Якты юл” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

1919 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1933 елда – җидееллык, 1961 елда – сигезьеллык, 1980 елда – башлангыч, 1997 елда башлангыч мәктәп-балалар бакчасы итеп үзгәртелә.

Авыл клубы (1930 елдан), китапханә (1923 елда уку өе ачыла), балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты (1943 елда медпункт буларак ачыла), мәчет (2000 елдан) бар.

М.Ф.Фәйзи музей-утары

1991 елдан драматург М.Ф.Фәйзи (1891–1928) музей-утары эшли.

М.Фәйзи 1900, 1916, 1923, 1924 елларда авылга үзенең өлкән абыйсы мулла С.Фәйзуллинга (1845–1927) килеп йөри.

Музей-утар комплексына йорт (1903 елда төзелә), мәчет (1902 елда ачыла) һәм хуҗалык корылмалары керә. XIX йөз ахыры музей-йорты – агач классицизм стилендәге торак архитектурасы истәлеге. Фондта 600 саклау берәмлеге бар. Экспозициясе М.Фәйзинең иҗаты һәм тормышына багышлана.

М.Фәйзи авыл зиратында җирләнә.

Күренекле кешеләре

Х.С.Сабиров (1910–1940) – кече лейтенант, совет-фин сугышында катнаша (1939–1940 елларда), Советлар Союзы Герое; 1990 елда авыл үзәгендә –  аның бюсты (скульпторы – Н.Я.Васильев), 2015 елда мәктәп бинасында мемориальтакта куела.

Халык саны

1795 елда – 240,
1834 елда – 445,
1859 елда – 667,
1884 елда – 948,
1905 елда – 1216,
1920 елда – 1413,
1926 елда – 1394,
1938 елда – 1042,
1949 елда – 718,
1958 елда – 603,
1970 елда – 484,
1979 елда – 390,
1989 елда – 344,
2002 елда – 368,
2010 елда – 331,
2015 елда – 307 кеше (татарлар).