Биографиясе

1905 елның 8 ноябре, хәзерге Тула өлкәсенең Горбачёво поселогы — 1993 елның 16 июне, Казан.

Казан авиация институтын тәмамлый (1954).

Хезмәт эшчәнлеген 1929 елда Мәскәү авиация заводында токарь булып башлый.

1941–1986 елларда Казан авиация ҖБдә: мастер, технолог, бүлек җитәкчесе, баш технолог урынбасары, баш технолог (1960–1972).

Бүләкләре

Дәүләт бүләге универсаль җайланмалар һәм стапельләр конструкциясен җыюда яңа технологияләр кулланып, самолётлар җитештерүдә яңа ысуллар эшләгәне һәм гамәлгә керткәне өчен бирелә.

Октябрь Революциясе, ике Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Автор — Д.С.Фәхретдинов