Авылга XVI йөзнең икенче яртысында нигез салына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук өс-баш киемнәре тегү кәсепчелеге тарала.

1859 елгы мәгълүматларга караганда, авылда мәчет була. 1897–1898 елда яңа мәчет (классицистик архитектура элементлары белән эклектик стильдәге бер катлы агач бина; архитектура истәлеге; 2010 елда бина сүтелә) төзелә.

XIX йөз ахырында авыл җәмәгатенең имана җире 2808,7 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Вятка губернасының Малмыж өязе Арбор волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Түнтәр, 1932 елның 2 мартыннан – Балтач, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1965 елның 12 гыйнварыннан Балтач районында.

Хәзер Югары Субаш авыл җирлеге составына керә.

1932 елда авылда “Корыч” колхозы оештырыла, 1935 елдан “Большевик” колхозы итеп үзгәртелә, 1958 елдан – “Марс” колхозы, 1976 елдан Тукай исемендәге колхоз, 1995 елдан – “Таң” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2004 елдан – “Сәфәр” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2008 елдан Тукай исемендәге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составында. Халкы күбесенчә “Уңыш” һәм Тукай исемендәге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләрдә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

1923 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1937 елда – җидееллык, 1941 елда – башлангыч, 1949 елда – җидееллык, 1959 елда – башлангыч, 1988 елда – сигезьеллык, 1993 елда – урта, 2006 елда – тулы булмаган урта, 2011 елда башлангыч (2017 елда балалар бакчасы белән берләштерелә) мәктәп итеп үзгәртелә.

1930 елларда – уку өе, 1945 елда – клуб, 1956 елда балалар бакчасы (1975 елдан яңа бинада) ачыла.

Хәзер авылда мәдәният йорты, башлангыч мәктәп – балалар бакчасы комплексы (2017 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, китапханә, мәчет (2000 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

Ф.Ф.Фәйзерахманова (1935 елда туган) – СССРның халыкара класслы спорт остасы (чаңгы спорты, узышлар), Бөтендөнья кышкы универсиадаларда җиңүче (1958, 1960, 1962 елларда), Олимпия уеннарында катнаша (1968 елда), СССР чемпионатларында көмеш медальләр ала (1957, 1958, 1967, 1969 елларда).

Халык саны

1884 елда – 958,
1920 елда – 639,
1926 елда – 1242,
1938 елда – 1179,
1949 елда – 686,
1958 елда – 579,
1970 елда – 547,
1979 елда – 454,
1989 елда – 401,
2002 елда – 469,
2010 елда – 450,
2015 елда – 458 кеше (татарлар).