Кальций фосфатына (18% тан артык) бай. Геологик разведкалау хезмәтендә составында P2O5 5 тән 34% ка кадәр булганда фосфорит рудаларын еш кына фосфоритлар дип атыйлар.

Чиста фосфоритның төсе ак, табигатьтә алар, гадәттә, кара яки соры, ара-тирә яшел, кызыл һәм башка төстә очрыйлар. Структурасы, нигездә, күләмле, төерле, бөртексыман, текстурасы катламлы, саркыма.

Диңгез, континенталь-диңгез һәм континенталь шартларда барлыкка килә. Фосфоритлар коры җирдә, диңгез һәм океан төпләрендә киң таралганнар.

ТРның көньяк-көнбатышында 20 фосфорит чагылмалары табылган, алар гомуми запасы 4,5 млн т дан артык булган мезозой яшендәге 7 чыганак, шул исәптән Сөендек фосфоритлар чыганагы барлыкка китерә.

Фосфоритлар белән бергә глауконит һәм кварцлы комнар очрыйлар.

Фосфоритлар фосфор ашламалары җитештерүдә, ак һәм кызыл фосфор алуда, терлекчелектә терлек азыгына өстәмә буларак кулланыла.