Тәтеш районы Сөендек авылыннан көньяктарак урнашкан.

Тикшерү эшләре 1931 елда башлана, 1983-1985 елларда төгәлләнә. Сәнәгый ятмалар югары юра һәм түбән акбур утырмаларына туры килә. Мәйданы 90 га дан артык; ачылма токымнарның калынлыгы 16,3 м га кадәр, фосфорит катламы – якынча 1 м.

Рудаларда P2O5нең уртача күләме 11%. A+B+C1 категориясе буенча руда запаслары якынча 224,3 мең т, P2O5 24,9 мең т тәшкил итә.

2005 елга кадәр үзләштерелә.