Йонны иләктә тимерчыбык һ.б. төрле кереш белән тетәләр. Тимерчыбык йон өстендә тирбәлә, йонның тупас өлешләре читкә алып ташлана, тузан һәм чүп-чар иләктән төшә. Тәҗрибәле оста бер көнгә 1,5–2 пот йон тетә.

ХХ йөз башында йон тетү машиналары кулланыла башлый. Йон тетү сезоны көз көне, авыл хуҗалыгы эшләре тәмамлангач башлана. Эш эзләп, йон тетүчеләр 2–3 кеше бергәләп тирә-як авылларга, күрше өяз һәм губерналарга баралар.

Әдәбиятта йон тетүчеләрнең Казан өязеннән – Вятка губернасына, Чистай өязеннән – Самарага, Мамадыш өязеннән Вятка һәм Уфа губерналарына барулары турында искәртелә.

1880 еллар ахырында йон тетү һөнәрчелеге белән шөгыльләнүчеләр Казан губернасында – 876, шул исәптән Казан өязендә – 249, Мамадыш өязендә – 168, Спас өязендә – 158, Чистай өязендә – 133, Лаеш өязендә 101 кеше исәпләнә.

Йон тетү һөнәрчелегенең төп продукциясе – киез итек, киез, эшләпә, тула җитештерү өчен әзерләнгән йон.

Әдәбият                

Материалы для исследования промыслов населения Казанской губернии. К., 1887;

Кустарные промыслы Казанской губернии. К., 1903. Вып. 7;

Мелкая промышленность Казанской губернии. К., 1911.                    

Автор — И.Р.Вәлиуллин