Килеп чыгышы

IX йөздә кабиләләрнең телес берләшмәсе таркалганнан соң, Арал диңгезе тирәсендәге далаларда һәм Устюрт яссы таулыгында оеша.

Традицион шөгыльләре

Төп шөгыльләре — күчмә терлекчелек, Устюрт яссы таулыгындагы сәүдә юлларын саклау.

Диннәре

Диннәре — мәҗүсилек, шаманлык зур роль уйный. Угызларның мәет күмү йоласына хас элемент — үлгән кеше каберенә махсус элгечтә ат тиресе, ат дирбиясе, сугыш кораллары (ир-атларга), бизәнү һәм көнкүреш әйберләре (хатын-кызларга), балчык савытларда азык салып калдыру.

Тарихы

Угызларның бер өлеше хәзәрләргә бәйле була, аларны бәҗәнәкләр белән көрәштә хәрби көч буларак файдаланалар.

965 елда угызлар, Киев кенәзе Святослав I белән аркадаш булып, Хәзәр каганлыгы гаскәрләрен тар-мар итәләр.

985 елда кенәз Владимир I белән Идел буе Болгар дәүләтенә яу белән баралар.

Угызлар XI йөз башында Арал диңгезе тирәсендәге кыпчаклар тарафыннан тар-мар ителә, шуннан соң аларның бер өлеше көнбатышка китә, алар анда «төркиләр» исеме белән билгеле булалар.

1015 елда угызларның бер өлеше Төньяк Кара диңгез буе далаларын басып ала; сәлҗүкләр кланы җитәкчелегендәге икенче төркем Тогрул бәк белән Хорасанга җитә, 1040 елда анда тулысынча диярлек Алгы Азияне һәм Якын Көнчыгышны берләштергән Сәлҗүкләр дәүләте оеша. XI йөз уртасында Төньяк Кара диңгез буе далаларындагы угызлар кыпчаклар тарафыннан тар-мар ителә. Кайберләре кыпчак кабиләләренә кушыла, кайберләре рус җирләренең көньяк чикләренә кадәр качалар һәм, бәҗәнәкләр белән берләшеп, төркиләрнең тулы бер өлкәләрен хасил итәләр (Киев янындагы үзәге Торцк шәһәре булган «кара бүрекләр» (рус елъязмаларында — «чёрные клобуки»), Чернигово янында «ковуйлар»), бер төркем Венгриягә кача.

Угызлар төрекмәннәр, әзәрбайҗаннар һәм төрекләр этногенезында мөһим роль уйный. Угызларның кайбер төркемнәренең казакълар, каракалпаклар, үзбәкләр, башкортлар һәм татарлар этногенезында катнашуы сизелә.

Әдәбият  

Расовский Д.А. Печенеги, торки и берендеи на Руси и в Угрии // Seminarium Kondakovianum. Praga, 1933. Т. 6; 

Плетнёва С.А. Печенеги, торки и половцы в южнорусских степях // Материалы и исследования по археологии СССР. М., 1958; 

шул ук. Древности Чёрных Клобуков. М., 1973; 

Гордлевский В.А. Государство Сельджукидов Малой Азии. М., 1960; 

Агаджанов С.Г. Очерки истории огузов и туркмен Средней Азии IX–XIII вв. Аш., 1969; 

шул ук. Государство Сельджукидов и Средняя Азия в XI–XII вв. М., 1991;

История татар с древнейших времён. В 7 т. Т. 2: Волжская Булгария и Великая Степь. К., 2006.                   

Автор — И.Л.Измайлов