Биографиясе

1900 елның 11 феврале, Самара шәһәре – 1983 елның 12 октябре, Казан.

Сәхнә эшчәнлеген гимназияне тәмамлагач ук (1918), Самара шәһәр театрында башлап җибәрә.

Гражданнар сугышы елларында Колчак армиясенең 54 нче Себер полкы гарнизоны театры актеры.

1920–1926 елларда Иркутск, Ростов-Дон, Әстерхан шәһәр театрларында.

1926 елларда Мәскәү 1 нче эшче театрында.

1927–1928 елларда Саратов шәһәр театрында эшли.

1933–1934 елларда Казан Зур драма театрында.

1934–1935 елларда Одесса театрында.

1935–1939 елларда Мәскәүдә Кызыл Армия Үзәк театрында.

1939–1965 елларда яңадан Казанда эшли.

Бөек Ватан сугышы елларында Карелия фронтының хәрәкәттәге армиясендә концерт бригадасы составында чыгышлар ясый.

Театр каршындагы студиядә педагогик эшчәнлек белән шөгыльләнә, 20 ел дәвамында (1963–1983) Казан театр училищесендә укыта.

Иҗаты

Хлестаков («Ревизор», Н.В.Гоголь), Незнамов («Гаепсездән гаеплеләр», А.Н.Островский), Бродский («Интервенция», Л.И.Славин), Гриффитс («Ликург законы», Т.Драйзерның «Америка трагедиясе» романы нигезендә) рольләрен уңышлы башкара. Нечкә аналитик фикерләүгә ия актер, күренекле режиссерлар Н.Н.Синельников һәм А.Д.Поповлар шәкерте буларак, Казан сәхнәсендә театр культурасы тарихында сизелерлек эз калдырган күп кенә образлар иҗат итә.

Иҗат палитрасының байлыгы, виртуозлык сәләте аңа төрле пландагы рольләрне бертигез дәрәҗәдә ышандырырлык итеп башкару мөмкинлеге бирә (Глумов – «Һәр акыл иясен дә гадилек җиңәр», А.Н.Островский; Яго – «Отелло», У.Шекспир; «Иван Грозный», А.Н.Толстой; Корбаччо – «Вольпоне», Б.Джонсон). Ләкин актерга интеллигентлар, нечкә күңелле, намуслы, кайчакта ярдәмгә мохтаҗ һәм беркатлы, дөньяга романтик күзлектән караучы геройлар якынрак.

Актерның иң яхшы эшләре итеп рус классик әдәбияты әсәрләренә нигезләнеп куелган спектакльләрдәге образларны күрсәтергә мөмкин: Лаврецкий («Дворяннар оясы», И.С.Тургенев), Райский («Текә яр», И.А.Гончаров), Чацкий («Акыллылык бәласе», А.С.Грибоедов), Тузенбах («Өч сеңел», А.П.Чехов), Патша Федор Иоаннович (шул исемендәге әсәр, А.К.Толстой), Рощин («Михнәтле заман», А.Н.Толстой). Башка пьесаларда да Гусев тарафыннан тудырылган образлар характерларның тирән психологик эшләнеше белән аерылып тора: Горлов («Фронт», А.Е.Корнейчук), Федор («Ябырылу», Л.М.Леонов), адмирал Макаров («Порт-Артур», А.Н.Степанов, И.Ф.Попов), Янгузов («Үлмәс җыр», Р.Ишморат).

Казан Зур драма театры сәхнәсендә Гусев 20 ләп спектакль куя, алар арасында А.Н.Островскийның «Гаепсездән гаеплеләр» – «Без вины виноватые», «Соңгы корбан» – «Последняя жертва», «Ярлылык – гөнаһ түгел» – «Бедность не порок» (1948, 1951, 1962), И.А.Гончаровның «Текә яр» – «Обрыв» (1948), Х.Вуолийокиның «Юстина» (1959), А.Н.Арбузовның «Югалган ул» – «Потерянный сын» (1961) һәм башка пьесалары бар. Гусев режиссурасына авторга карата ихтирам, геройларның конкрет эшләрен психологик яктан тулысынча нигезләү, тышкы сурәтләү чараларын аз кулланып, вакыйгаларның эчке киеренкелеген ачып бирү хас.

Гусев спектакльне әзерләү процессында актерлар белән эшләүгә зур игътибар бирә.

Әдәбият

Народные артисты. К., 1980; Ингвар И., Илялова И. Русский театр в Казани. К., 1991.

Автор Ю.А.Благов