Тарихы

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында Изге Рухның җиргә төшүе чиркәве (1896 елдан епархиаль архитектор Ф.Н.Малиновский проекты буенча төзелә; псевдоренессанс элементлары белән эклетика стилендәге архитектура истәлеге; хәзер эшли), земство мәктәбе, 2 су тегермәне, 2 бакалея кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1022 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Иске Чишмә волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Ширәмәт, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Түбән Кама районында.

Хәзер – Иске Чишмә авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Ключи” колхозы оештырыла. 1951 елда “Заветы Ильича” итеп үзгәртелә, 1959 елда Киров исемендәге колхоз (үзәк утары – Иске Чишмә авылы), 1964 елда “Шешминец”, 1970 елдан – совхоз, 1991 елда авыл мөстәкыйль “Ключи” колхозы булып бүленеп чыга.

1998 елдан “Ключи” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2015 елдан “Кармалы” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек, ит-сөт терлекчелеге, сарык асрау белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда төзекләндерелгән Ахтыр Мәрьям Ана иконасы чишмәсе бар.

Авыл янында археология истәлеге – Ачы авыллыгы (монголларга кадәрге чор болгар ядкәре) табыла.

Халык саны

1859 елда – 718,
1897 елда – 758,
1908 елда – 794,
1920 елда – 815,
1926 елда – 874,
1938 елда – 817,
1949 елда – 561,
1958 елда – 424,
1970 елда – 335,
1979 елда – 246,
1989 елда – 164,
2002 елда – 145,
2010 елда – 151,
2022 елда – 108 кеше (руслар – 95%, татарлар – 2%).