Биографиясе

1911 елның 6 сентябре, Одесса шәһәре — 2003 елның 1 апреле, Сенкт-Петербург.

1929 елдан Мәскәүдә яши.

Мәскәү инженерлык-икътисад институтын (1937) тәмамлый. «Шаһит» («Очевидец», М., 1967), «Саз» («Лира», М., 1989) исемле шигъри җыентыклар, «Фатирчы язмалары» («Записки жильца», «Новый мир» журналы, 1992, №9–10) автобиографик повесте, А.А.Ахматова, О.Э.Мандельштам, Э.Г.Багрицкий һ.б. турында мемуарлар авторы.

1930 еллардан соң тәрҗемә белән шөгыльләнә. Рус теленә «Җангар» (калмык), «Манас» (кыргыз) эпосларын, Нәвоиның «Ләйлә вә Мәҗнүн», Фирдәүсинең «Шаһнамә» поэмаларын; Г.Тукайның шигырьләрен, «Шүрәле», «Су анасы» поэмаларын, «Идегәй» дастанын (ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге, 1992), Г.Чокрый, Акмулла, Дәрдемәнд, М.Җәлил, Г.Кутуй, Ә.Ерикәй, Ф.Кәрим, С.Хәким һ.б. татар шагыйрьләренең шигырьләрен тәрҗәмә итә.

РФ Президентының әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге бүләгенә лаек була (2002).

Әдәбият

Рассадин Ст. «Кровь» рифмуется с «любовь» // Вопр. литературы. 1990. № 2.

Автор – Р.Р.Мусабәкова