Эчтәлек

Биографиясе

1910 елның 24 декабре (1911 елның 6 гыйнвары), Казан губернасы, Чистай өязе Яуширмә авылы – 2001 елның 14 феврале, Казан.

Казан сәнгать техникумының театр бүлеген тәмамлагач (1930), Татар академия театры труппасына кабул ителә.

1932 елда Мәскәүдәге Кызыл Армия Үзәк йорты каршындагы драма студиясенә укырга керә.

1934–1937 елларда Мосэстрада артисты.

1937–1939 елларда һәм 1945 елдан Татар филармониясе артисты һәм конферансье.

1939–1945 елларда – Кызыл Армиядә, совет-фин һәм Бөек Ватан сугышларында катнаша.

Эстрада артистларының 1 нче Бөтенсоюз һәм нәфис сүз осталарының Бөтенроссия конкурслары лауреаты (1939, 1956).

1957 елда Мәскәүдә үткәрелгән Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы көннәрендә Татарстан сәнгать осталары концертларында катнаша.

Татар филармониясенең концерт бригадалары белән СССРның күп шәһәрләрендә гастрольләрдә була. Репертуарын Г.Тукай, К.Насыйри, М.Җәлил, Х.Туфан һ.б. әсәрләре тәшкил итә.

Сәхнәдә үзен иркен тотуы, материалның эчтәлеген төгәл чагылдыруы, юмор хисенә бай булуы аңа популярлык китерә.                                  

Автор — Ю.А.Благов