Иң элек Чиләбе шәһәрендә татар музыкасын һәм әдәбиятын пропагандалау белән шөгыльләнүче «Музыка һәм драма» ширкәте (1913, җитәкчесе Г.Борнаев) каршында татар телендә спектакльләр куючы һәвәскәрләр төркеме оеша.

Өзеклек белән 1930 елларга кадәр эшли. 1935 елда аның нигезендә Чиләбе күчмә колхоз-совхоз театры оеша. 1937–1938 елларда театр Троицк шәһәрендә эшли, 1939 елда кабат Чиләбегә күчерелә һәм Чиләбе өлкә күчмә драма театрына үзгәртелә.

Репертуарын милли классика һәм совет драматургиясе әсәрләре тәшкил итә: «Банкрот», «Уйнаш» (Г.Камал), «Хаҗи әфәнде өйләнә» (Ш.Камал), «Зәңгәр шәл» (К.Тинчурин), «Галиябану» (М.Фәйзи), «Наёмщик» (Т.Гыйззәт), «Яшь йөрәкләр» (Ф.Бурнаш), «Урманда» (Ф.Хөсни), «Любовь Яровая» (К.А.Тренёв) һ.б. спектакльләр Чиләбе трактор заводы цехларында, клубларда куела.

Күпчелек актёрлар армиягә мобилизацияләнү сәбәпле, 1941 елда театр таркатыла.

1950 еллар башында Татар театр училищесен тәмамлаган Г.Сәлимов тарафыннан Чиләбе трактор заводы каршында Татар халык театры оеша.