Биографиясе

1944 елның 25 октябре, Грузия ССР, Тетри-Цкаро районы Джиграшени авылы2021 ел.

1967 елда Казан ветеринария институтын тәмамлагач, шунда эшкә калдырыла. 1985–1992 елларда Бөтенроссия ветеринария фәнни-тикшеренү институтының (ВНИВИ, Казан) токсикология бүлегендә лаборатория мөдире; 1992–2005 елларда Казан ветеринария медицинасы академиясенең терапия кафедрасы мөдире, бер үк вакытта (1995–2003) проректор; 2001–2003 елларда ректор вазифаларын башкара. 2005 елдан Терлекләрнең токсикологик һәм радиацион куркынычсызлыгы федераль үзәге (элеккеге ВНИВИ) директоры урынбасары.

Хезмәтләре авыл хуҗалыгы терлекләре, кыйммәтле тиреле җәнлекләр, кошларда токсикозга диагноз кую, авыруны кисәтү һәм дәвалау, хайваннарда матдәләр алмашы бозылу очракларын ачыклау, кисәтү һәм дәвалау чараларына карый.

ТР Дәүләт бүләге лауреаты (2013).

Хезмәтләре  

Руководство по защите животных от химического оружия. М., 1975;

Практикум по внутренним болезням животных: Учеб. для вузов. М., 2004 (автордаш);

Физические методы лечения и профилактики болезней животных: Учеб. пособие. К., 2004 (автордаш).

Әдәбият  

Ректоры России. М., 2002;

Казанская государственная академия ветеринарной медицины (1873–2006 гг.). К., 2006.