Биографиясе

1915 елның 12 августы, Казан шәһәре – 1987 елның 19 октябре шунда ук.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1937 ел), шунда ук эшли, электромагнитик тирбәнешләр лабораториясе мөдире (1944–1945 еллар), радиофизика кафедрасы мөдире (1952–1970 еллар), профессор (1975 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре гомуми һәм оборона максатларында кулланыла торган радиоэлектрон системаларның үткәрү сәләтен бәяләү һәм күтәрү алымнарына; кыска дулкыннар өлкәсендә парамагнитик релаксациягә; ихтималый радиотелемеханик системалар теориясенә, кибернетик системалардагы элемтә каналларының үткәрү сәләтенә карый.

«Анализаторы гипотез и стохастические генераторы» (1968 ел) җыентыгының фәнни мөхәррире.

Татарстанда оештырылган 146 нчы укчы дивизиянең Калуга өлкәсендәге сугышчан эзләре буенча Казан университетының беренче «Кар десанты»ның (1969 ел) фәнни җитәкчесе.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, «Почет билгесе» орденнары, медальләр; «СССРның мактаулы радисты» билгесе белән бүләкләнә.

Спас-Деменск шәһәренең (Калуга өлкәсе) мактаулы гражданы.

Хезмәтләре

Передающие линии и резонансные системы СВЧ. Казань, 1961.

Асинхронные импульсные радиосистемы. Казань, 1967.

Введение в теорию проектирования асинхронных импульсных радиосистем. М., 1971 (автордаш).

Әдәбият

Казанский университет (1804–2004): Биобиблиогр. словарь. Казань, 2004. Т.3.