Административ-территориаль буйсынуы

1930 елларда нигезләнә. Нигезләнгән вакытыннан – Биектау, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Ямаширмә авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Пролетарий” колхозы оештырыла, 1950 елдан “Рассвет” колхозы эшли.

Халык саны

1938 елда – 204,
1949 – 188,
1958 – 144,
1970 – 68,
1989 – 16,
2002 – 12,
2010 – 6,
2017 – 5 кеше (руслар).