- РУС
- ТАТ
язучы
1939 елның 18 мае, Зеленодольск районы Карашәм авылы — 1982 елның 7 октябре.
Казан университетын тәмамлый (1973).
Хезмәт юлын 1953 елда эшче буларак башлый.
1973–1982 елларда «Казан утлары», «Чаян» журналлары редакцияләре хезмәткәре.
Шәфигуллинның беренче шигырьләре вакытлы матбугатта 1958 елда күренә башлый. Әсәрләренең лирик герое үзендә милли характерның туган җиргә мәхәббәт, хезмәт сөючәнлек, шәфкатьлелек кебек иң яхшы сыйфатларын берләштерә. Шәфигуллинның поэтик стиленә татар теленең нечкәлекләрен тою, чит ләтеп әйтү манерасы хас («Яңа ел бусагасында», 1967; «Гашыйк», 1969; «Дулкынга дулкын», 1977).
Авторга балалар һәм яшүсмерләр өчен «Өй салуның ние бар...» (1991), «Ак яллы аргамаклар» (1980), «Бәхет йолдызы астында» (1982), «Ак маңгайлы бүреләр» (1985) повестьлары, «Авылым сандугачы» (1968), «Каен яктысы» (1972), «Тау битендә күләгә» (2001) хикәяләр җыентыклары, шулай ук «Күзгә карап» (1979), «Көтелмәгән хәлләр» (русчага тәрҗемәдә «Снег на голову», 1983), «Бер атуда — ике куян» (1999) юмор һәм сатира җыентыклары танылу китерәләр. Алар 1970–1980 еллар татар прозасының аерым бер юнәлешен тәшкил итәләр.
Шәфигуллин заманның тирән яра калдырган cугыш нәтиҗәләре, авылдашларның яхшы тормыш эзләп китеп туган җирләреннән аерылулары һәм, нәтиҗә буларак, буыннар арасындагы рухи элемтәнең өзелүе, әхлак нигезләренең какшавы кебек авыр якларын төгәл билгели.
Шәфигуллинның күп кенә әсәрләре автобиографик характерда. Үзенең тәнкыйть һәм публицистик мәкаләләрендә («Кешелек тавы» җыентыгы, 1988) ул балалар әдәбияты мәсьәләләрен яктырта, яшь буынга багышланган әсәрләрдә рухи башлангычның әһәмиятен ассызыклый.
Шәфигуллин әсәрләре рус теленә тәрҗемә ителә.
ТАССР ЮС Президиумының Мактау грамотасы, медальләр белән бүләкләнә.
1995 елда Зеленодольск шәһәренең милли төбәкне өйрәнү китапханәсенә язучының исеме бирелә, ә 1999 елда шунда аның музей бүлмәсе ачыла.
Мостафин К. Сандугач җыры дәвамлы булсын // Казан утлары. 1969. № 3;
Кукушкин Р. Диңгезче егет моңы // Казан утлары. 1985. №3.
Автор — Р.Ф.Шәфигуллина
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.