- РУС
- ТАТ
Аэродинамика өлкәсе галиме, физика-математика фәннәре докторы (1943 ел), Үзбәкстан ССР Фәннәр академиясе академигы (1947 ел), Үзбәкстан ССРның, РСФСРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1959 ел, 1960 ел), Социалистик Хезмәт Герое (1979 ел)
1909 елның 23 апреле, Төркестан, хәзер Кыргызстан Республикасының Токмак шәһәре – 1998 елның 10 гыйнвары, Мәскәү шәһәре.
Мәскәү университетын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли, аэродинамика лабораториясе мөдире (1937–1943 еллар).
Газ һәм дулкын динамикасы кафедрасын оештыручы һәм аның җитәкчесе (1951–1988 еллар).
Хезмәтләре механиканың динамик проблемаларына: сыгылмалы һәм сыгылмалы-пластик дулкыннар таралу теориясенә, бәрмә дулкыннар дифракциясенә, парашют һәм үткәрүчән җисем аэродинамикалары теориясенә; грунтлар динамикасына, күп компонентлы тирәлекләр хәрәкәтенә, химия технологиясенә карый.
Сыгылмалы-пластик тирәлекләр өлкәсендә Рәхмәтуллин пластик деформацияләрнең кайтма булмавына бәйле аерым бушану дулкыннарын ача («Рәхмәтуллин дулкыннары»).
Аркылы бәрү теориясендә ул сыгылмалы җепләргә бәргәндә хасил була торган дулкын картинасын ачыклый, бу күренеш Бөек Ватан сугышы елларында Мәскәүне саклауда кулланылган һава тоткарлыгы аэростатларының тросларын исәпләүдә файдаланыла.
Грунтлар динамикасы буенча тикшеренү нәтиҗәләре көчле шартлау йөкләнешләре исәпкә алынган гидротехник һәм җир асты корылмаларын исәпләгәндә кулланыла.
Рәхмәтуллинның үткәрүчән тирәлек аэродинамикасына караган хезмәтләре парашютларның төрле типларын эшләүдә һәм космик аппаратларны йомшак утыртуда файдаланыла.
Рәхмәтуллин – күп фазалы тирәлекләрнең үзара үтеп керүле хәрәкәте теориясенә нигез салучы. Ул, беренче булып, берничә кысылучан фаза катнашмасы хәрәкәтенең йомык тигезләмәләр системасын таба, дулкын таралуның төп законнарын анализлый, ике фазалы катнашмадагы чик катлам теориясе нигезләрен билгели; каты һәм сыек кисәкчәләр катнашкан газның тавыш тизлегеннән югары тизлекле ташкыны турындагы мәсьәләне куя һәм чишә.
СССР Дәүләт бүләкләре (1949 ел, 1974 ел), Мәскәү университетының М.В.Ломоносов исемендәге (1945 ел), СССР Министрлар Советы (1985 ел, 1990 ел), Үзбәкстан ССРның Бируни исемендәге Дәүләт (1968 ел) бүләкләре иясе. Дүрт Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почет билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Прочность при интенсивных кратковременных нагрузках. М., 1961 (автордаш).
Газовая и волновая динамика. М., 1983.
Взаимодействие сред и полей. Ташкент, 1985 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.