Өченчел чордан билгеле.

Гәүдә озынлыгы 1-5 мм. Авыз аппараты ортоптероид һәм гемиптероид бөҗәк билгеләренә ия, ягъни кимерү һәм чәнчеп суыру функцияләрен үти. Ана затларда гади күкәйсалгыч булу – ортоптероид бөҗәкләр белән охшашлыкка тагын бер дәлил. 1 меңгә якын төре билгеле, нигездә, тропик һәм субтропикларда яши. Бәйсез Дәүләтләр Берлегендә 60 ка якын төре бар.

Татарстан территориясендә төрле агач токымнарында яшәүче Amphigerontia ыругыннан канатлы печәнашарлар билгеле. Башлыча, тере һәм черегән үсемлек тукымалары (исеме шуннан) белән туена.

Шулай ук синантроп төр – китап печәнашар яки китап «бете» (Liposcelis divi­natorius) очрый, бөҗәк коллекцияләрендә, гербарийларда, кош ояларында яши.