Эчтәлек

Геологик табигать истәлекләренә

  • тау токымнарының уникаль һәм сирәк очрый торган чыганаклары,
  • классик геологик киселешләр;
  • минераллар һәм аларның ассоциатив тупланмалары;
  • җир астындагы палеонтологик истәлекләр;
  • мәгълүм карст убылмалары һәм мәгарәләр,
  • борынгы эшкәртү калдыклары һәм башкалар керә.

Геологик табигать истәлекләрен, генетик билгеләренә карап, типларга бүләләр (Ф.Р.Штильмарк, 1978 ел; Н.Л.Фомичёва һ.б., 1993 ел).

Бер типтагы геологик табигать истәлекләренә – стратиграфик, минералогик, палеонтологик һәм башка истәлекләр.

Бердәй әһәмиятле ике яисә аннан артык билгеләре булган очракта, геологик табигать истәлекләре күп типтагы, ягъни комплекслы объектлар (геологик-тарихи, геоботаник һ.б.) дип атала.

Геологик табигать истәлекләрен аерып билгеләү һәм өйрәнү эшләре белән Казан университеты (А.В.Ступишин, В.А.Полянин һ.б.), Казан педагогика институты (Ә.С.Тайсин), СССР ФА Казан филиалы Геология институты галимнәре (Е.Ф.Станкевич, М.С.Кавиев һ.б.) шөгыльләнә.

XX йөз ахырына тикшеренүләр активлаша: халыкара (глобаль), федераль, республика һәм җирле дәрәҗәдәге 65 тән артык геологик табигать истәлекләре билгеләнә (В.Г.Халымбаджа, Н.Л.Фомичёва, В.В.Силантьев, О.Г.Столова һ.б.).

Геологик табигать истәлекләрендә булган 15 объект халыкара дәрәҗәгә ия. Алар арасында геологик мирасны саклап калу буенча Европа ассоциациясе 1991 елдан башлап төзегән Бөтендөнья геология мирасы исемлегенә кергән Печище авылы (Югары Ослан районы) янындагы югары Казан асъярусының стратотипик киселеше һәм Ишееводагы (Апас районы) Пермь тетраподалары (дүртаяклылары) чыганагы бар.

Татарстан Республикасында халыкара, федераль, җирле дәрәҗәдәге башка геологик табигать истәлекләре бар. Пермь, неоген һәм дүртенчел системаларның стратотипик, парастратотипик һәм төп киселешләреннән гыйбарәт (Татар ярусының парастратотипик киселеше – Монастырь һәм Ильинка сызаларында, Уфа һәм Казан яруслары киселеше – Алабуга шәһәре янында, эоплейстоценның Лаеш свитасы стратотипик киселеше – шәһәр тибындагы Лаеш посёлогы янында һ.б.).

Палеонтологик истәлекләрдән – Пермь системасы бөҗәкләренең уникаль табылдыгы Кама буенда Тихие Горы авылы янында, Пермь системасы флорасы чагылышы – «Тарловка» санаторие (Тукай районы) янында һәм башка; геодинамик истәлекләрдән – Пермь токымнарының Тәтеш дислокациясе, Кама Тамагы спелеологик системасы һәм башка; геологик-тарихи истәлекләр – Дусай авылы (Мамадыш районы) янында калган бакыр рудалары эшкәртү урыны, Печище авылы янында калган таш вату эзләре һәм башкалар.

Геологик табигать истәлекләрен дәүләт тарафыннан күзәтү формасы булып Татарстан Республикасында аеруча саклана торган табигый территорияләрнең Дәүләт реестры һәм РФ геологик объектлар мирасының Дәүләт җыентыгы тора.

Геологик табигать истәлекләрнең хокукый режимы Татарстан Республикасында гамәлдә булган табигатьне саклау законнары һәм закон актлары (Аеруча саклана торган табигать территорияләре турындагы закон, Җир асты байлыкларын саклау турындагы закон һ.б.) белән билгеләнә.

Геологик табигать истәлекләре җирләрендә табигый объектларны өйрәнү һәм саклауга бәйле булмаган һәм Татарстан Республикасы законнарында каралмаган башка эшчәнлек тыела.

Әдәбият

Геологические памятники природы России. СПб., 1988;

Фомичёва Н.Л., Садикова В.Р., Мутыгуллин Р.Х. Геологические памятники Республики Татарстан и их конструктивное комплексное использование // Особо охраняемые природные территории Республики Татарстан. Казань, 1995;

Государственный реестр особо охраняемых природных территорий в Республике Татарстан. Казань, 2007.

Автор – Н.Л.Фомичёва