Эчтәлек

Авыл 1678 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда “Олы Норма кыры чиге” исеме белән дә билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле –игенчелек, терлекчелек.

1831 елда янгын була, авылның шактый өлешен юкка чыгара.

XX йөз башында авылда мәчет, мәдрәсә, су тегермәне, вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 810,7 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Балтач волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Түнтәр, 1932 елның 2 мартыннан – Балтач, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1965 елның 12 гыйнварыннан Балтач районында.

Хәзер Норма авыл җирлеге составына керә.

1931 елдан  авылда “Батыр” колхозы оештырыла (беренче рәисе – И.Фазлыев), 1935 елда “Днепр” колхозы итеп үзгәртелә, 1952 елдан – “Комсомол” колхозы, 1959 елдан Сталин исемендәге колхоз составында, 1961 елдан “Коммунизмга” колхозы итеп үзгәртелә, 1963 елдан Тимирязев исемендәге колхоз составында, 1995 елдан “Ромашка” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Халкы күбесенчә Тимирязев исемендәге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, ит терлекчелеге, дуңгыз, сарык асрау белән шөгыльләнә.

1920 елда авылда беренче баскыч мәктәп ачыла, 1954 елда – җидееллык, 1958 елда башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә. Хәзер мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты, китапханә, башлангыч мәктәп-балалар бакчасы (1994 елдан), мәчет (1998 елдан) бар.

Халык саны

1782 елда – 76 ир-ат;
1859 елда – 535,
1897 елда – 679,
1908 елда – 731,
1920 елда – 676,
1926 елда – 520,
1938 елда – 631,
1949 елда – 510,
1958 елда – 400,
1970 елда – 384,
1979 елда – 359,
1989 елда – 304,
2002 елда – 325,
2010 елда – 357,
2015 елда – 341 кеше (татарлар).