Эчтәлек

1788 елдан эшләп килүче әсасый халык училищесе җирлегендә 1806 елда ачыла.

1835–1843 елларда директоры М.С.Рыбушкин була һәм гимназияне Идел буенда иң алдынгы гимназияләрнең берсенә әверелдерә. 1890 елга кадәр аны ел саен 3–9 кеше генә тәмамлый, 1900 елларда чыгарылыш 20 кешегә җитә. Халыкның милли составына бәйле рәвештә, укучыларның күпчелек өлешен әрмәннәр һәм калмыклар тәшкил итә, ХХ йөз башыннан казакъ һәм Әстерхан татарлары да (һәр елны 1–2 кеше) була.

Әсасый халык училищесендә татар («төрек») теле 1788–1799 да, гимназиядә 1817–1821 елларда һәм 1832–1865 елларда өйрәнелә (1833–1864 елларда аны М.Бердиев укыта). 1817–1865 елларда укучылар фарсы телен дә өйрәнәләр. Гимназияне тәмамлаучылар арасында тюрколог Л.З.Будагов, астроном И.М.Симонов, педагог И.Н.Ульянов кебек күренекле кешеләр дә бар.

Әдәбият  

Остроумов Т. Исторический очерк Астраханской 1-й мужской гимназии за время с 1806 по 1914 год. Астрахань, 1916.