Эчтәлек

Чын фамилиясе Лебедева.

1904 елның 21 июне, Владикавказ шәһәре — 1949 елның 9 феврале, Казан.

Владикавказ гимназиясен тәмамлаганнан соң, Грозный шәһәр театрында, аннары Ашхабад, Пенза, Горький, Краснодар, Калуга, Владимир, Ленинград, Архангельск шәһәрләрендәге театрларда эшли.

1931–1932, 1935–1936, 1937–1939, 1943–1948 елларда Казан Зур драма театры актрисасы.

Кабатланмас мөлаемлыкка ия булганга, тамашачы Миловага битараф кала алмый: ул сәхнәгә чыккан саен алкышлап каршы ала.

Тоемлау көченә таянып, актриса рольнең тышкы күренешенең катгый партитурасын төзи, аның героиняларының һәр хәрәкәтенә эчке бөтенлек хас, тирән мәгънә салынган.

Бөек Ватан сугышы елларына һәм сугыштан соңгы беренче елларга туры килгән иҗатының соңгы чорында Милова башкарган Нина («Маскарад», М.Ю.Лермонтов), Лиза Калитина («Дворяннар оясы», И.С.Тургенев), Юлия Тугина, Негина («Соңгы корбан», «Талантлар һәм баш иючеләр», А.Н.Островский), Даша, Марья Темрюковна («Михнәтле заман», «Иван Грозный», А.Н.Толстой), Шурочка Азарова («Бик күптәннән», А.К.Гладков), Дездемона («Отелло», У.Шекспир), Юдифь («Уриэль Акоста», К.Гуцков) рольләре халыкның әхлакый пакьлек идеалына ихтыяҗын, игелек һәм гаделлек хакына үз-үзеңне корбан итәргә әзер булу, фидакарьлек кебек сыйфатларны гәүдәләндерә.

Ул шулай ук Нина («Давыл арасында», Д.И.Курдин), Галина («Солдатлар», Б.С.Ромашов), Елена («Дан», В.М.Гусев), Божена, Джесси («Прага кәстәнәләре астында», «Рус мәсьәләсе», К.М.Симонов) рольләрендә замандашларының уңай образларын тудыра.

Милова иҗатында гәүдәләнеш тапкан эмоциональ байлык, башкарудагы самимилек, һәр образны яктыртканда чагылыш тапкан ышандыру көче Казанның 1930–1940 еллар театр тормышында әһәмиятле бер күренеш булып тора. Актриса Казан тамашачыларының мәхәббәтен яулый.

Әдәбият

Илялова И., Ингвар И.Русский театр в Казани. К., 1991.

Автор Ю.А.Благов