XVII йөзнең икенче яртысында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Нурма-Шапшар буларак та телгә алына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук умартачылык, балта эше, чүлмәк ясау, урман кисү, чабата үрү кәсепчелеге тарала.

1773–1775 еллардагы Крәстияннәр кузгалышында Е.И.Пугачёв ягында сугышалар.

XX йөз башында мәчет, мәдрәсә, су тегермәне, 2 бакалея кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1262,3 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Балтач волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Түнтәр, 1932 елның 2 мартыннан – Балтач, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1965 елның 12 гыйнварыннан Балтач районында.

Хәзер Норма авыл җирлеге составына керә.

1929 елда авылда “Кызыл байрак” колхозы оештырыла (беренче рәисе – Х.Мәрданов), 1959 елдан – Сталин исемендәге колхоз, 1961 елдан – “Коммунизмга” колхозы, 1963 елдан Тимирязев исемендәге колхоз составында. 1995 елдан “Ромашка” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2012 елдан Тимирязев исемендәге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сарык асрау белән шөгыльләнә.

1919 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1944 елда – җидееллык, 1961 елда – сигезьеллык, 1977 елда – башлангыч, 1991 елда башлангыч мәктәп – балалар бакчасы (яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә.

1933 елда уку өе ачыла. Хәзер авыл клубы (1946 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (2014 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

Ф.Ф.Минһаҗев (1942 елда туган) – ТАССРның атказанган агрономы, ТР Дәүләт бүләге лауреаты.

Халык саны

1782 елда – 128 ир-ат;
1859 елда – 543,
1897 елда – 651,
1908 елда – 674,
1920 елда – 640,
1926 елда – 591,
1938 елда – 528,
1949 елда – 346,
1958 елда – 390,
1970 елда – 319,
1979 елда – 198,
1989 елда – 273,
2002 елда – 308,
2010 елда – 313,
2015 елда – 343 кеше (татарлар).