Поиск
ТАТ
- РУС
- ТАТ
шагыйрь
XIX йөз ахырында — XX йөз башында яши.
Мәдрәсәләрдә укыта (Чистай шәһәре һәм Яуширмә авылы). Ш. шигырьләрендә («Вакыт», «Идел» газеталарында, «Аң», «Шура» һ.б. журналларда басылганнар) татар милләтенең язмышы турында борчулы уйланулары чагыла.
Милләтнең үсешен һәм чәчәк атуын Шәрифи Россиядәге иҗтимагый стройның үзгәрүе белән бәйли. «Идеал, яки күңел теләге» (1912), «Күңел зары» (1913) җыентыклары, педагогика буенча мәкаләләр авторы.
Татар шигърияте: XX гасыр башы. К., 2004.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.