Тарихы

XIX йөзнең башында Озын Күл (Барское) күле яры буенда алпавыт утары булган биләмә авыл буларак нигезләнә.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында земство мәктәбе (1889 елдан эшли, 1900 елда чиркәү-приход мәктәбе җирлегендә ачыла), җил тегермәне, тимерчелек-слесарьлык остаханәсе, 1 зур кибет, вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 315 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Спас өязе Ширбәт волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Спас кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Спас (1935 елның 1 апреленнән – 1991 елның 4 октябренә кадәр Куйбышев) районында.

Хәзер – Никольский авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Красный Пахарь” колхозы оештырыла. 1950 елдан Свердлов исем. колхозда (үзәк утары – Бугровка авылы), соңрак 57 нче ат заводы, 1989 елдан – авыл “Отрадинский” совхозы үзәк утары, 1998 елдан “Отрадинский” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы. 2003–2007 елларда крестьян-фермер хуҗалыгы эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда клуб (1985 елда яңа бина төзелә), фельдшер-акушерлык пункты бар.

Авыл янында археология истәлекләре – Отрада табылдыгы (болгар чоры) ачыклана.

Халык саны

1859 елда – 272,
1897 елда – 409,
1908 елда – 507,
1920 елда – 574,
1926 елда – 436,
1938 елда – 386,
1949 елда – 248,
1958 елда – 189,
1970 елда – 173,
1979 елда – 159,
1989 елда – 152,
2002 елда – 142,
2010 елда – 116,
2021 елда – 92 кеше (руслар – 98%, татарлар – 2%).