- РУС
- ТАТ
Татарстанның Азнакай районындагы авыл, Лениногорск–Азнакай автомобиль юлы буенда, Азнакай шәһәреннән 26 км көньяк-көнбатыштарак урнашкан
Авылга XIX йөз башында нигез салына.
1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкы игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.
ХХ йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 1777 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Самара губернасының Бөгелмә өязе Микулин волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Бөгелмә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Азнакай районнарында.
Хәзер Чемодурово авыл җирлегенә керә.
Күмәкләштерү елларында авылда «Ленин юлы» колхозы оештырыла, 1958 елда «Сокольский» колхозы составына керә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.