- РУС
- ТАТ
Татарстанның Азнакай районындагы авыл, Мәллә елгасы буенда, Азнакай шәһәреннән 30 км көнбатыштарак урнашкан
Авылга XVIII йөзнең беренче яртысында нигез салына.
1860 елларга кадәр халкы типтәрләр һәм дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкы күбесенчә игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.
ХХ йөз башында авылда мәчет, мәктәп, 3 су тегермәне эшли.
Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1404 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Самара губернасының Бөгелмә өязе Әлки волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында.
1930 елның 10 августыннан – Тымытык, 1931 елның 20 октябреннән – Азнакай, 1963 елның 1 февраленнән – Әлмәт, 1965 елның 12 гыйнварыннан Азнакай районнарында.
Хәзер Мәлбагыш авыл җирлегенә керә.
1930 елда авылда «8 Март» колхозы оештырыла (беренче рәисе – З.Мәрданшин). 1932 елда аның составына Тукай исемендәге колхоз (Елгабаш авылы) керә. 1957 елдан авыл Ленин исемендәге колхоз (Таңай поселогы) составында. 1995 елдан «Мәлбагыш» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.
Халкы күбесенчә «Җәлилнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсе объектларында, «Союз-Агро» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли.
1936–2003 елларда мәдәният йорты эшли. Авылда фельдшер-акушерлык пункты бар (бина 2013 елда төзелә).
2013 елда мәчет эшли башлый.
Р.Ә.Әхмәтшин (1957 елда туган) – инженер-механик, ТРның Дәүләт бүләге лауреаты, ТРның атказанган нефтьчесе.
1859 елда – 510,
1889 елда – 870,
1910 елда – 960,
1920 елда – 1751,
1926 елда – 942,
1938 елда – 716,
1949 елда – 648,
1958 елда – 619,
1970 елда. – 592,
1979 елда – 421,
1989 елда – 373,
2002 елда – 304,
2010 елда. – 287,
2015 елда – 255 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.