Тарихы

Авыл 1748 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Чытырлы исеме белән дә билгеле.

1860 елларга кадәр халкы асаба башкортлар, типтәрләр һәм дәүләт крәстияннәре катлавына керә.

ХХ йөз башында авылда 2 мәчет (берсе 1914 елда төзелә), мәктәп, земство хастаханәсе (1912–1914 елларда төзелгән бина сакланган, гражданнар архитектурасы истәлеге), дүшәмбе базары, ярминкә эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 3172 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Самара губернасының Бөгелмә өязе Азнакай волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Тымытык, 1931 елның 20 октябреннән – Азнакай, 1963 елның 1 февраленнән – Әлмәт, 1965 елның 12 гыйнварыннан Азнакай районнарында.

Хәзер Сәпәй авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда «Кызыл Байрак» колхозы оештырыла (беренче рәисе – С.Касыймов). 1960 елда аның составына – «Зирекле Елга», 1971 елда «Җитез» колхозы (Мачаклыбаш авылы) керә. 1968 елдан «Азнакай» совхозы. 1998 елдан «Сәпәй» авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү кооперативы.

Халкы күбесенчә «Азнакай» агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә һәм Азнакай шәһәре предприятиеләрендә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

1930 елда земство хастаханәсе нигезендә 45 урынлы стационар ачыла. 1979 елдан хастаханә психик авыруларны дәвалау юнәлешендә эшли, 1990 елда картлар йорты итеп үзгәртелә (2002 елда шәһәр тибындагы Актүбә поселогына күчерелә).

Мәгариф һәм мәдәният

1918 елда авылда мәктәп ачыла (1914 елда төзелгән мәчет бинасында урнаша), 1935 елда – җидееллык (1967 елда яңа бина төзелә), 1990 елда – урта (1990 елда яңа бина төзелә), 2009 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә. 1918 елда уку өе (М.Хәбибуллин йортында урнаша) ачыла.

1931 елда икенче мәчет ябыла, бинасында клуб урнаша.

Авылда мәдәният йорты (1971 елда төзелә), «Кояшкай» балалар бакчасы (1952 елдан, 1958 елда яңа бина төзелә, 1978 елдан яңа бинада, хәзерге вакытта элекке мәктәп бинасында урнаша), фельдшер-акушерлык пункты (элекке балалар бакчасы бинасында), китапханә бар.

1968 елдан мәктәп төбәк тарихы музее эшли (нигез салучы – А.С.Кашапов). Хәзерге вакытта музей экспонатлары элекке мәктәп бинасында урнаша. 2004 елда мәчет төзелә.

1936–1941 елларда, 1947–1954 елларда Сәпәй участок хастаханәсендә акушер-гинеколог, Социалистик Хезмәт Герое Г.Х.Хәсәншина (1915–1986) эшли.

Күренекле кешеләре

Г.М.Әхмадиев (1952 елда туган) – вирусолог, ветеринария фәннәре докторы, Казан федераль университетының Чаллы филиалы профессоры;

М.М.Мөстәкыймов (1876–1966) – педагог, Мөстәкыймовларның укытучылар династиясен башлап җибәрүче;

М.М.Солтанов (1951 елда туган) – авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, төбәк тарихын өйрәнүче, туган авылы турында китап авторы;

Ф.М.Хәкимова (1922–2011) – ветеринария патологоанатомы, ветеринария фәннәре докторы, Казан ветеринария институты профессоры;

З.А.Хисаметдинова (1958 елда туган) – педиатр, медицина фәннәре докторы, ТРның сәламәтлек саклау отличнигы, ТРның атказанган табибе.

Халык саны

1822 елда – 186 ир заты;
1859 елда – 878,
1889 елда – 1183,
1897 елда – 1360,
1910 елда – 1545,
1920 елда – 1698,
1926 елда – 1267,
1938 елда – 1209,
1949 елда – 904,
1958 елда – 1003,
1970 елда – 875,
1979 елда – 722,
1989 елда – 555,
2002 елда. – 661,
2008 елда – 715,
2010 елдаг – 661,
2015 елда. – 669 кеше (татарлар).