Кабер ташы. XVI йөз

Биектау районының Туктамыш авылы

Эпиграфика ядкәрләре текстлары — борынгы һәм урта гасырлар дин, сәясәт, социаль, икътисад тарихы чыганакларыннан берсе.

Орхон-Енисей ташъязма ядкәрләренең В.Томсен тарафыннан ачыклануы (1893), В.В.Радлов тарафыннан укылуы һәм тәрҗемә ителүе (1894) төрки эпиграфика ядкәрләрен тикшерү эшенә нигез сала.

Татарстанда эпиграфика фәнни юнәлеш буларак XIX йөздә Ш.Мәрҗани, К.Г.Насыйри, Х.Фәезханов, И.Н.Березин, Н.Ф.Катанов, Г.Н.Әхмәров хезмәтләрендә барлыкка килә. Соңрак С.Е.Малов, Н.Ф.Калинин, Г.Рәхим, Л.Җ.Җәләй, Һ.В.Йосыпов, Ф.С.Хәкимҗанов, Ә.Г.Мөхәммәдиев, Җ.Г.Мөхәммәтшин һ.б. галимнәрнең хезмәтләрендә үсеш ала.

Шулай ук кара Борынгы төрки рун язуы.

Кабер ташы. XIV йөз башы

Болгар тарих-архитектура тыюлыгы музее

Әдәбият                

Мөхәммәдиев Ә. Һуннар һәм Туран язмалары. К., 2000; 

Юсупов Г.В. Введение в булгаро-татарскую эпиграфику. М.-Л., 1960; 

Хакимзянов Ф.С. Эпиграфические памятники Волжской Булгарии и их язык. М., 1987; 

Мухаметшин Д.Г. Татарские эпиграфические памятники: Региональные особенности и этнокультурные варианты. К., 2008.