Административ-территориаль буйсынуы

1924–1925 елларда ТАССРның Бөгелмә кантоны Кирлегәч авылыннан күченүчеләр тарафыннан нигез салына.

Оештырылган вакытыннан ТАССРның Бөгелмә кантоны Чыршылы волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Шөгер, 1959 елның 12 октябреннән Лениногорск районында.

Хәзер Кирлегәч авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Красный Октябрь” колхозы (беренче рәисе – Х.Шиһапов) оештырыла, 1967 елда Г.Тукай исемендәге колхоз итеп үзгәртелә, 2005 елдан – “Карлыгач” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2009 елдан – “Акмаль Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халык саны

1926 елда – 210,
1938 елда – 207,
1948 елда – 241,
1958 елда – 181,
1970 елда – 138,
1979 елда – 75,
1989 елда – 22,
2002 елда – 15,
2010 елда – 7,
2017 елда – 2 кеше (татарлар).