Биографиясе

1897 елның 29 ноябре (11 декабре), Калуга шәһәре — 1971 елның 8 феврале, Казан.

Калуга гимназиясен тәмамлаганнан соң, Киев коммерция институтының икътисад факультетында, бер үк вакытта Н.П.Смурский җитәкчелегендәге «Соловцов» театры каршындагы студиядә укый.

Укуын тәмамлаганнан соң, Киевта 2 нче драма театры актёры; Калуга, Тула, Омск, Новосибирск, Брянск, Архангельск, Ярославль шәһәрләрендәге театрларда эшли.

1935 елдан Казан Зур драма театрында.

1947–1959, 1963–1967 елларда ТАССР ЮС депутаты.

Иҗаты

Н.И.Якушенко Фёдор патша ролендә

(шул исемле әсәр буенча, А.К.Толстой)

Казанга режиссер И.А.Ростовцев чакыруы буенча килә. Якушенконың беренче Бессеменов («Мещаннар», М.Горький) роле театр тормышында сизелерлек вакыйга була, актёр героеның рухи дөньясын, характер үзенчәлеген тирәнтен ача. Якушенко Казан театры сәхнәсендә рус театр сәнгате тарихына кергән зур рольләр башкара: Хлестаков («Ревизор», Н.В.Гоголь, 1939, 1944), Чичиков («Үле җаннар», Н.В.Гоголь, 1952), Лука, Карт («Тормыш төбендә», 1949; «Карт», 1956; М.Горький). Ул иҗат иткән Аким («Караңгылык хакимлеге», Л.Н.Толстой, 1959) образы халык намусын гәүдәләндерә, әхлакый күрсәткеч булып тора. Якушенконың Дергачёв, Аркашка Счастливцев, Шмага («Соңгы корбан», «Урман», «Гаепсездән гаеплеләр», А.Н.Островский), Вафля («Ваня абзый», А.П.Чехов), Мармеладов («Җинаять һәм җәза», Ф.М.Достоевский романы буенча), Кузовкин («Әрәмтамак», И.С.Тургенев) рольләрендә җәмгыять тарафыннан кыерсытылган һәм түбәнсетелгән, әмма кешелек сыйфатларын җуймаган «кечкенә кеше» образы гәүдәләндерелә. Ул башкарган үзсүзле, дуамал һәм ялган исем йөртүче Градобоев, Мамаев («Ялкынлы йөрәк», 1943; «Һәр акыл иясен дә гадилек җиңәр», 1946; А.Н.Островский) образлары фаш итү көченә ия нәфрәт тулы сарказм белән сугарылган. Кайнар темпераментка ия булу, рольнең асылына тирәнтен үтеп керү сәләте Якушенкога Фёдор патшаның («Фёдор патша», А.К.Толстой, 1940, 1955) сәяси көчен югалту фаҗигасен, күңел газапларын тамашачы игътибарына төгәл җиткерү мөмкинлеге бирә.

Якушенко совет драматургиясе образларын тудыруга зур өлеш кертә. Юл күзәтчесе Влас («Ерак», А.Н.Афиногенов), хисапчы Рыдай («Павел Греков», Б.И.Войтехов, Л.С.Ленч), Пикалов («Любовь Яровая», К.А.Тренёв), комиссар Лукин («Батырлык», Г.Берёзко), академик Верейский («Намус законы», А.П.Штейн), профессор Туляга («Кем соңгы булып көлә», К.Крапива) образлары Якушенко башкаруында тормышчан, теге яки бу вакыйгага мөнәсәбәтләре, совет чоры кешесенең дөньяга карашы белән ышандырырлык итеп ачылалар; хәрәкәтләр һәм интонацияләр төгәллеге белән аерылып торалар. Ул уйнаган Фаюнин («Ябырылу», Л.М.Леонов, 1943) образы иң явыз фигура буларак гәүдәләнә, Америка сенаторы Мэрфи («Русча сорау», К.М.Симонов, 1947) әдәпсезлеге, оятсызлыгы белән тетрәндерә. Якушенко иҗат иткән замандашлар образлары галереясында Щукарь бабай («Күтәрелгән чирәм», М.А.Шолохов романы буенча, 1963) аерым урын били. Бу образ аша актёр тарихи борылыш чигендә Россиядә крәстияннәрнең авыр тормышын, шул ук вакытта аларның төрле шартларга яраклаша һәм кирәк булганда аннан хәтта файда таба белү осталыгын, зирәклеген ача. Якушенко башкарган Сираҗетдин («Банкрот», Г.Камал, 1940), Кәбир Галимуллин («Мулланур Вахитов», Н.Исәнбәт, 1950), Алмашев («Үлмәс җыр», Р.Ишморат, 1956) рольләре характерның милли үзенчәлекләрен тирәнтен тоеп, сатирик үткенлек белән оста гәүдәләндерелүләре белән аерылып тора.

Актёр концертларда, иҗат кичәләрендә, радиодан еш чыгышлар ясый. 1943–1961 елларда — Казан Зур драма театры каршындагы студиядә, 1959–1969 елларда Казан консерваториясендә сәхнә теле һәм нәфис сүз укыта.

Казанның һәм республиканың театр сәнгате һәм мәдәни тормышы үсешенә йогынты ясый, театр сәнгатен актив пропагандалый, иҗади яшьләргә остаз була, матбугатта языша.

Н.И.Якушенко Карт ролендә

(шул исемле әсәр буенча, М.Горький)

Бүләкләре

Ленин ордены, ике «Почёт билгесе» ордены белән бүләкләнә.

Истәлеге

Казанда Якушенко яшәгән йортта мемориаль такта урнаштырылган.

Әдәбият      

Зильберман Е. Николай Иванович Якушенко: Творческий портрет актёра. К., 1948; 

шул ук. Н.Якушенко: Заметки о творчестве актёра. К., 1957; 

Актёр и гражданин: Статьи, воспоминания, письма. К., 1979; 

Народные артисты. К., 1980; 

Ингвар И., Илялова И. Русский театр в Казани. К., 1991; 

Благов Ю. В одном ряду с великими // Качалов и качаловцы. К., 2008. Ч. 1.

Автор — Ю.А.Благов