Поселокка 1930 елда нигез салына. Беренче исеме – Сокольский поселогы, 1931 елдан Вахитов исемендәге совхоз поселогы, 1962 елның 28 маеннан – хәзерге исеме.

Административ-территориаль буйсынуы

Нигез салынган көннән поселок – Тымытык, 1958 елның 16 июленнән – Ютазы, 1963 елның 1 февраленнән –Бөгелмә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Азнакай районнарында.

Хәзер Вахитов авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда поселокта М.Вахитов исемендәге совхоз оештырыла (беренче директоры – Г.А.Картапов). 1957 елда аның составына Ворошилов исемендәге колхоз (Урманай авылы), «Большевик» колхозы (Көчле Бүләк авылы), Шверник исемендәге колхоз (Чәкән, Константиновка авыллары) керә. 1967 елдан прекос токымлы нәселле сарык үрчетү совхозы. 1969 елда аның составыннан «Урманай» совхозы (Урманай авылы), Беренче Май поселогы, Моратовка, Көчле Бүләк авыллары аерылып чыга.

1975 елда совхоз РСФСРның «Овцепром» Бөтенроссия фәнни-җитештерү берләшмәсенең «Руно» сарык үрчетү берләшмәсенә керә (берләшмә 1983 елда таратыла). 1986 елда Вахитов исемендәге нәселле терлек үрчетү заводы дип үзгәртелә. 2005 елдан «Вахитов исемендәге» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. 2009 елдан «Агро ТНГС-И» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы күбесенчә «Победа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге, сарык үрчетү белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1931 елда поселокта башлангыч мәктәп ачыла, 1963 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә (яңа бина 1967 елда төзелә).

1965 елда яңа бинада 35 урынлы участок хастаханәсе, 1982 елда дәвалау амбулаториясе ачыла.

2012 елда мәчет төзелә.

Поселок янында бронза дәвере археология истәлекләре һәм 8 курганлы каберлек табыла.

Халык саны

1938 елда – 300,
1958 елда – 527,
1970 елда – 823,
1979 елда – 888,
1989 елда – 773,
2002 елда – 844,
2010 елда – 786,
2015 елда – 840 кеше (татарлар).