Авылга 1920 елларның беренче яртысында нигез салына.

Административ-территориаль буйсынуы

Нигез салынган көннән ТАССРның Бөгелмә кантоны Бәйрәкә волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Тымытык, 1931 елның 30 октябреннән – Азнакай, 1935 елның 10 февраленнән – Ютазы, 1963 елның 1 февраленнән – Бөгелмә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Азнакай районнарында.

Хәзер Вахитов авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда авылда колхоз оештырыла. 1950 елда ул Будённый исемендәге колхоз белән (Чәкән авылы) Шверник исемендәге колхозга берләштерелә. 1957 елда М.Вахитов исемендәге совхоз составына керә (Победа поселогы).

Мәдәният

2006 елдан авыл зираты территориясендә гыйбадәт кылу йорты эшли.

Авыл янында бронза гасыры археология истәлекләре табылган (Константиновка туктаулыгы I һәм II).

Авылдан 2,5 км төньяк-көнбатыштарак чиялек культурасы археология истәлеге – Константиновка урта гасырлар авыллыгы урнаша.

Халык саны

1926 елда – 167,
1938 елда – 157,
1949 елда – 134,
1958 елда – 67,
1970 елда – 52,
1979 елда – 37,
1989 елда – 10,
2002 елда – 8,
2010 елда – 15,
2015 елда – 12 кеше (руслар).