Тарихы

Авылга XIX йөзнең беренче яртысында нигез салына.

XVIII–XIX йөзләрдә халкы дәүләт крәстияннәре һәм асаба башкортлар катлавына керә. Бу чорда халкы игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

ХХ йөз башында авылда аракы куу заводы, су тегермәне эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире, Павловка авылы белән бергә, 10525 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Микулин волостенә керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында, 1930 елның 10 августыннан – Бөгелмә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Азнакай районнарында.

Хәзер Бирючевка авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда «Новый мир» колхозы оештырыла. 1957 елда «Сокольский» совхозы составына керә. 1964 елдан, «Сокольский» һәм «Актүбә» совхозларына бүленгәч, «Актүбә» совхозы составында. 1974 елдан «Актүбә» совхозыннан бүленеп чыккан «Никитинский» совхозы, 1980 елдан «Бирючевка» совхозы («Азнакайнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсенең ярдәмче хуҗалыгы) составында. 1997 елдан «Бирючевка». җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы күбесенчә Актүбә төбәк җитештерү комплексында «Союз-Агро» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1993–2010 елларда авылда – урта, 2011–2015 елларда башлангыч мәктәп эшли.

Мәдәният йорты (1983 елда төзелә), балалар бакчасы (1983 елдан), фельдшер-акушерлык пункты бар.

Халык саны

1866 елда – 430,
1889 елда – 355,
1897 елда – 520,
1920 елда. – 296,
1926 елда. – 248,
1938 елда – 253,
1949 елда – 199,
1958 елда – 148,
1970 елда – 239,
1979 елда – 130,
1989 елда – 255,
2002 елда – 390,
2010 елда – 413,
2015 елда – 380 кеше (татарлар – 50%, руслар – 36,3%, марилар – 6%, башкортлар – 4%).