Авыр йөк машиналары җитештерү буенча дөньядагы әйдәп баручы 16 компаниянең берсе, дизель двигательләре эшләп чыгару күләме буенча дөньяда 8 нче урынны били.

Эшләүчеләр саны — 50 меңнән артык кеше (2012 ел).

Төп җитештерү куәтләре Чаллы шәһәрендә урнашкан.

КАМАЗның агрегат заводы. 1988 ел

Фотода сулдан уңга: Матросов Владимир Николаевич (утыра беренчесе), Матросов Валерий Николаевич (икенчесе сулдан - басып тора). Матросовлар гаиләсе архивыннан

Төзелүе

КПСС ҮК һәм СССР МСның 1969 елның август карары нигезендә Кама автомобильләр заводы буларак төзелә башлый.

1973 елдан Кама зур йөк автомобильләре җитештерү заводлары комплексы, 1976 елдан Кама зур йөк автомобильләре җитештерү берләшмәсе («КАМАЗ» ҖБ), 1990 елдан «КАМАЗ» АҖ (СССР предприятиеләре арасында беренче).

Генераль подрядчик итеп «Камгэсэнергострой» төзелеш идарәсе билгеләнә. Завод төзелеше, бөтенсоюз төзелеше буларак игълан ителеп, 1969 елның декабрендә башлана.

Предприятиеләрне технологик җиһазлар белән коралландыру 1974 елның маенда башлана. Комплексның заводларында 30 меңләп берәмлек технологик җиһаз урнаштырыла, шуларның 80% тан артык өлеше автомат һәм ярым­автомат режимда эшли, шул исәптән 700 автомат һәм өзлексез-механикалаштырылган линияләр. Барлык системалар конвейерларының озынлыгы 300 км га җитә.

КамАЗны төзүдә һәм җиһазландыруда 2 меңнән артык предприятие, илнең 85 төбәгеннән килгән белгечләр һәм эшчеләр (100 меңләп кеше), 700 чит ил фирмасы катнаша.

1976 елның 29 декабрендә — заводлар ком­плексының 1 нче, 1981 елның 12 февралендә 2 нче чираты файдалануга кабул ителә. Автомобильләр, двигательләр (хәзер «КАМАЗ-Дизель» АҖ), пресс-рам («Кама пресс-рам заводы» АҖ), тимерчелек һәм кою («КАМАЗ-Металлургия» АҖ), ремонт-инструментлар («КАМАЗ инструмент-спецмаш» АҖ) заводлары гамәлгә кертелә. Бер үк вакытта шәһәр тибындагы Зәй посёлогында мөстәкыйль предприятие буларак көпчәкләр җитештерү заводы (хәзер «КАМАЗ автотехника» АҖ) төзелә.

Заводлар комплексына хезмәт күрсәтү өчен автомобиль юллары һәм тимер юллар, аэропорт, елга порты, төзелеш индустриясенең җитештерү базасы, сәнәгый-коммуналь зона, ТЭЦ, тораклар төзелә, шәһәрнең социаль инфраструктурасы һ.б. булдырыла.

Җитештерү эше

1973 елның декабрендә КамАЗ конструкторлары белән берлектә И.А.Лихачёв исемендәге Мәскәү автомобиль заводында эшләнгән (баш конструктор А.М.Кригер) беренче база моделе — «КАМАЗ-5320» автомобиле һәм аның 3 модификациясе җитештерүгә кабул ителә.

1973 елның ноябрендә «КАМАЗ» двигателенең Ярославль моторлар төзү заводында эшләнгән (баш конструктор Г.Д.Чернышёв) беренче моделе серияләп җитештерүгә тәкъдим ителә. Мытищи машиналар төзү заводы белгечләре — автомобиль кузовын, Одесса автоҗыю заводы белгечләре тагылмаларны проектлый.

Элегрәк чыгарылган автомобильләрдән аермалы буларак, «КАМАЗ» тагылма белән даими файдалана торган йөк тарту автомобиле сыйфатында эшләнә, нәтиҗәдә аның җитештерүчәнлеге 2 тапкыр арта. Яңа машиналарны конструкцияләүдә илнең автомобиль төзелеше өчен прогрессив техник алымнар — башка йөк автомобильләрендә һәм автобусларда («ЗИЛ», «УралАЗ», «ЛАЗ», «ЛиАЗ») файдалануга яраклаштырылган югары тизлекле 150–210 ат көчле дизель двигателе; 10 баскычлы тапшырулар тартмасы; төрле тапшыру мөмкинлекләре булган 2 баскычлы төп тапшыргычлар; радиаль конструкцияле шиннар; халыкара таләпләргә туры килгән күпконтурлы тормоз системасы; двигатель өстенә урнаштырылган өч урынлы кабина (2 типта); заманча яктырту техникасы һәм башкалар кулланыла.

1975 елның 4 декабрендә беренче дизель моторы җыела. 1976 елның 16 февралендә төп конвейердан беренче автомобиль — бортлы «КАМАЗ-5320» төшерелә. 1980 елга кадәр 8 модификациядә 202,3 мең автомобиль чыгарыла.

1980–1982 елларда яңа база моделе — югары үтүчәнлеккә ия булган тулы күчергечле, бортлы платформалы «КАМАЗ-4310» тягачы һәм аның төрле модификацияләре эшләнә, аларны җитештерү үзләштерелә.

1980 еллар уртасына КамАЗның тулай продукциясе республикадагы сәнәгый җитештерүнең 17% ын, СССР автомобиль сәнәгате җитештерүе күләменең 10% тан артык өлешен тәшкил итә. 1988 елларда продукция чыгаруның иң зур күрсәткеченә ирешелә — 126,6 мең йөк автомобиле һәм 200 меңләп дизель двигателе җитештерелә; эшләп чыгарылган автомобильләрнең гомуми саны 1 млн нан арта.

1987 елда аз литражлы автомобильләр производствосы (1991–2005 елларда «Аз литражлы автомобильләр заводы», 2005 ел «КАМАЗ» АҖдән чыга) оештырыла; 21 декабрьдә конвейердан беренче «ВАЗ-1111» «Ока» автомобиле төшерелә, 2006 елда аны эшләп чыгару туктатылганга кадәр, 300 мең тирәсе автомобиль җитештерелә.

1993 елның 14 апрелендә Двигательләр заводында чыккан янгын төп корпусны бөтенләй диярлек юкка чыгара. Шуның аркасында продукция күләме кискен кими. Двигательләр заводы дәүләт ярдәме белән өр-яңа технологик җиһазлар нигезендә яңадан торгызыла һәм 1996 елда эшли башлый.

Күп кенә үзгәртеп корулардан соң 2011 елның башына КамАЗ оешмалары төркеменә автомобиль техникасын һәм компонентларын эшләү, җитештерү, җыю, әзер продукцияне сату белән шөгыльләнүче 150 елдан артык бүлендек һәм бәйле компания, шул исәптән Чаллы шәһәрендәге 7 эре махсус завод керә.

КамАЗ с автомобильләрен сынау. 1981 ел

Фотода сулдан уңга: Бигашев Равил-машина йөртүче-сынаучы, Гыйльфанов Роберт – сынаучы, Хрупаков Николай – сынаучы-машина йөртүче. Төшерү урыны – НАМИ автомобиль полигоны. Мәскәү өлкәсе, Дмитров районы. Матросовлар гаиләсе архивыннан

КамАЗ автомобильләрен сынау. 1982 ел

Фотода сулдан уңга: икенчесе – Гыйльфанов Роберт Гыйльмханович-сынаучы, слесарь КИПиА. Төшерү урыны – КамАЗ автомобильләренең сынау полигоны. Матросовлар гаиләсе архивыннан

Продукция

Төп продукциясе — йөк автомобильләре, авыл хуҗалыгы техникасы, дизель двигательләре һәм көч агрегатлары, автобуслар, махсус техника (йөк күтәрүчәнлеге 4 тән 30 т га кадәр булган 30 дан артык модель).

1990 еллар ахырында сериядәге агрегатларны киң күләмдә заманчалаштыру һәм унификацияләү нәтиҗәсендә тулы булмаган күчергечле «КАМАЗ-65111» үзбушаткычы нигезендә 15 т га кадәр йөк күтәрешле транспорт автомобильләре төркеме (тулы күчергечле үзбушаткыч, иярле тягач, бортлы тягач) һәм 10 т га кадәр йөк күтәрешле тулы күчергечле автомобильләр төркеме эшләнә һәм чыгарыла башлый. Шулай ук (РФ Оборона заказы буенча) юлсыз шартларда йөрергә сәләтле күпмаксатлы «Мустанг» автомобильләре («КАМАЗ-4350», «КАМАЗ-5350», «КАМАЗ-6350») эшләнә. «КАМАЗ-6520» шассие һәм үзбушаткычы нигезендә 20 т лы йөк күтәрешле автомобильләр төркеме, уртача авырлыктагы йөк күтәрешле «КАМАЗ-4308» нигезендә 5,5 т лы йөк ташуга исәпләнгән автомобильләр, җиңел йөк күтәрешле «КАМАЗ-4307» нигезендә 3,2 т лы йөк ташу автомобильләре булдырыла.

2000 елларда автомобильләрнең перспектив модельләр рәтен яңарту, киңәйтү һәм төзү алып барыла. Аларның техник характеристикалары һәм куллану үзлекләре дөньяның әйдәп баручы предприятиеләрендә, шулай ук үзендә эшләнгән автокомпонентлар куллану хисабына яхшыртыла.

1990 еллар ахырында автомобиль двигательләренең 360 а.к. егәрлегенә җиткерелгән, «Евро-1», «Евро-2» экологик стандартлары таләпләренә җавап бирүче яңа төркеме эшләнә, әлеге двигательләр шулай ук комбайннар, тракторлар, суднолар һәм көч тудыру җайланмалары составында файдаланылырга мөмкин; 2001 елларда — «Евро-1», 2002 дә «Евро-2», 2008 дә «Евро-3» стандартлары таләпләренә туры килүче двигательләр куелган автомобильләр чыгарыла башлый.

2005 елда газ двигательләре төркемен серияләп җитештерүне гамәлгә кертү төгәлләнә. Тулысынча «Евро-3» стандарты таләпләренә җавап бирүче двигательләр урнаштырылган автомобиль техникасы җитештерүгә күчәләр, шул ук вакытта «Евро-4» стандартына туры килүче двигательле йөк машиналарының тәҗрибә-сәнәгать үрнәкләрен чыгару башлана.

2005 елдан башлап дөньякүләм дәрәҗәдә югары технологияле продукция җитештерүче чит ил фирмалары белән берлектә уртак предприятиеләр төзелә: тапшырулар тартмалары, элек­трон идарәле двигательләр, тормозлау механизмнары, цилиндр-пешкәк детальләре, шулай ук Fuso Canter җиңел йөк һәм Mercedes-Benz авыр йөк машиналары, авыл хуҗалыгы һәм төзелеш техникасы предприятиеләре.

2008 елда 61956, 2010 да 45844 йөк автомобиле, шулай ук тиңдәшле рәвештә 62573 һәм 28395 двигатель һәм көч бирү агрегаты җитештерелә. 2012 елга кадәр КамАЗда 2 млн.нан артык йөк автомобиле, 2,6 млн нан артык двигатель чыгарыла.

КамАЗ — киң күләмдә диверсификацияле җитештерүгә нигезләнгән компания. Ул шулай ук махсус автомобиль өстәмәләре һәм җиһазлары (янгыннан саклану техникасы, автоцистерналар, урман ташу машиналары), тагылмалар, көч куллану ведомстволары өчен бронялы автомобильләр, йөк машиналары һәм җиңел машиналар, автобуслар һәм троллейбуслар өчен көпчәкләр, авыл хуҗалыгы техникасы өчен запас частьләр, зур ассортиментта инструментлар, металлургия производствосы әйберләре (чүкелмәләр, штамповкалар, чуен һәм төсле металл коелмалары) һәм башка эшләп чыгара.

«НЕФАЗ» АҖ бүлендек предприятиесендә (Нефтекамск шәһәре, Башкортстан Республикасы) «КАМАЗ» шассие нигезендә автоүзбушаткычлар, автобуслар һәм автоцистерналар, шулай ук тагылма һәм ярымтагылма техника чыгаручы куәтләр эшли. Автобусларның төрле модельләрен (шәһәр яны, шәһәр арасы, кече класслы, уңайлыклары арттырылган «Турист» автобуслары һ.б.) эшләп чыгару үзләштерелә, еллык җитештерү күләме 3 мең тирәсе (2010 ел). «Автотагылма-КАМАЗ» («Автоприцеп-КАМАЗ») АҖ (Ставрополь шәһәре) автотагылма техника — 16 т га кадәр йөк күтәрешле бортлы ике һәм өч күчәрле тагылмалар, 8 т га кадәр йөк күтәрүгә исәпләнгән үзбушаткыч тагылмалар, 14,5–32 т йөк күтәрешле ярымтагылмалар, 22 т дан 39 т га кадәр йөк күтәрүгә исәпләнгән контейнерлы ярымтагылмалар җитештерә.

2004 елда кече һәм урта эшмәкәрлек белән хезмәттәшлекне киңәйтү кысаларында, автомобиль техникасын һәм запас частьларны җыю өчен комплектлаучы детальләр җитештерүдә чыгымнарны азайту, заманча автомобиль техникасын чыгаруда яңа техник алымнарны һәм ысулларны сынау һәм яңа эш урыннары булдыру максатында «Мастер» Кама индустриаль паркы» АҖ оештырыла.

Автомобильләрнең, дизель двигательләренең модельләр рәтен формалаштыру һәм башкалар эшләрне КамАЗның Фәнни-техник үзәге башкара.

1999 елда кабул ителгән автомобиль техникасын яңарту концепциясе экология һәм куркынычсызлык буенча халыкара таләпләрнең үтәлешен тәэмин итүче агрегатларны, системаларны һәм узелларны этаплап гамәлгә кертүне күздә тота. Предприятие продукциянең кулланылу үзлекләрен яхшыртуга, эшләнмәләрнең яңа төрләрен үзләштерүгә, производстволарны модернизацияләүгә юнәлтелгән ике федераль программада катнаша.

КамАЗның барлык предприятиеләрендә халык­ара ИСО 9001–2008 стандартлары нигезендә сертификацияләнгән сыйфат системалары гамәлгә кертелә. Предприятие РФ Оборона министрлыгы өчен продукция эшләү һәм җитештерү хокукы биргән «Хәрби регистр» сертификатына ия.

1983 елда «КАМАЗ» автомобиль техникасына гарантияле һәм сервис хезмәте күрсәтүче «КАМАЗавтоцентр» җитештерү фирмасы (1995 елдан «КАМАЗтехобслуживание» АҖ) оештырыла.

2002 елда шәһәр автобуслары җитештерү файдалануга тапшырылды.

2005 елга 7 модель автобус (шәһәрара, кече класслы, «Турист»  югары комфортабельле һ. б.) серияле чыгару үзләштерелгән, еллык чыгарылыш 1,1 мең берәмлектән артык тәшкил иткән.

2010 елдан «КАМАЗ " ААҖ рестайлинг кабиналы автомобильләрне күпләп чыгара башлый.

2012 елның 15 февраленнән КамАЗ конвейерыннан ике миллионлы йөк машинасы төшә.

2013 елның декабрендә «КамАЗ»ның яңа модель рәте флагманы-КАМАЗ – 5490 магистраль йөк машинасын серияләп чыгару башланып китә.

2015 елда «КАМАЗ» йөк машиналарының ике яңа моделен – КАМАЗ-65206 иярле тягачын һәм КАМАЗ-65207 борт магистраль автомобилен серияле җитештерүне башлап җибә, шулай ук Россиянең Drive Electro инжиниринг компаниясе белән хезмәттәшлектә эшләнгән электробусларны тәкъдим итү башлана.

2015 елның 22 апрелендә «КАМАЗ»да КАМАЗ автомобильләре һәм газ двигательле автобус шассилары җитештерү корпусын ачу тантанасы булып уза.

2017 елдан– «КАМАЗ» ГАҖ автомобиль заводында КАМАЗ-5490 NEO җыю эше башланып китә.

«КАМАЗ» Россиядә беренче булып пассажир транспортының уникаль моделен – 8-12 минут дәвамында (заряд 70 чакрымга җитә) тиз зарядка станциясеннән зарядка ясаучы КАМАЗ-6282 электробусын тәкъдим итә.

Автомобиль заводының газ автомобильләре корпусында компримирланган табигый газда эшләүче 1000 нче зур йөк машинасы чыгарылган. Двигательләр заводында К5 йөк машиналары өчен «КАМАЗ» ГАҖ үзендә җитештерелгән яңа рәттәге алты цилиндрлы Р6 двигателенең беренче үрнәкләре җыела.

2020 елда «КАМАЗ» Пилотсыз электр йөк автомобиленә патент ала. «КАМАЗ» да автомобиль белән автоном идарә итүнең мобиль ябык модуле эшләнгән. Проект «Аватар»исемен алды. «КАМАЗ» фәнни-техник үзәгендә карьер үзбушаткычларының яңа линейкасында беренче автомобильне – урта һәм кече карьерларда файдалану өчен билгеләнгән КАМАЗ-65805 автомобиле чыгарыла.

2021 елда  «КАМАЗ»  К5 буыны автомобильләренең яңа модельләрен – КАМАЗ-65659 магистраль тягачын һәм төрле коелучан йөкләр ташу өчен билгеләнгән ике үзбушаткыч – КАМАЗ-65951 (8х4) һәм КАМАЗ-65952 (6х6) чыгара. Шул елда ук Россиянең иң зур үзбушаткычы КАМАЗ-65807 тәкъдим ителә, аның тулы массасы 95 тонна, йөк күтәрүчәнлеге 65 тонна. «КАМАЗ» шәһәр пассажир электр транспорты линейкасында яңалыкларны тәкъдим итте: аеруча зур класслы тоташтырылган түбән идәнле электробус (гармун) һәм автоном йөрешле 20 км кадәр арттырылган КАМАЗ-65825 троллейбусы.

Баш Конструктор Идарәсе. Тапшыру корпусы. КАМАЗның сынау бүлеге. 1982 ел

Фотода КИПиА слесарьлары. Сулдан уңга таба: Тимченко Иван, Гыйльфанов Роберт Гыйльмхан улы, Бушуев Валерий, Салават (фамилиясе билгесез). Матросовлар гаиләсе архивыннан

Дилерлык челтәре

2010 елда аның составында 109 дилерлык предприятиесе һәм 100 дән артык фирма сервис автоүзәге исәпләнә, алар РФнең барлык төбәкләрендә һәм шулай ук Белоруссия, Казакъстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Украина республикаларында һәм башка җирләрдә эшлиләр; 500 меңнән артык автомобильгә техник хезмәт күрсәтелә.

Дилерлык челтәре, фирма автоүзәкләре һәм сәүдә йортлары аша җитештерелгән продукциянең 70% тан артык өлеше сатыла. Россия базарында сатылган шул класстагы йөк автомобильләренең 35% тан артыгы К. продукциясенә туры килә (2011 ел). КамАЗ Россиядә лизинг схемалары буенча автомобиль техникасы сату лидерларының берсе (2008 елда лизингка 4315 берәмлек, 2009 елда 1998 берәмлек техника тапшырыла).

Продукцияне экспортка чыгару 1977 елда йөк автомобильләрен Польшага җибәрүдән башлана. Барлыгы 130 меңнән артык автомобиль экспортлана, әлеге продукция Европа, Азия, Африка һәм Латин Америкасының 83 илендә файдаланыла.

Төп сату базарлары: Венгрия, Словакия, Сербия, Кытай, Һинд­стан, Иран, Гыйрак, Вьетнам, Әфганстан һ.б. (барлыгы 40 тан артык ил).

2011 елда экспортка 6 мең берәмлектән артык йөк автомобиле чыгарыла. КамАЗ ның җыю производстволары Казакъстанда, Иран, Пакистан, Һиндстан, Вьетнамда эшли (2011 ел).

Бүләкләре

«КАМАЗ» автомобильләре күптапкырлар халыкара ярминкәләрдә, күргәзмәләрдә һәм автосалоннарда күрсәтелә: Мәскәү, Лейпциг шәһәре (Германия), Брно шәһәре (Чехословакия), Пловдив шәһәре (Болгария). «КАМАЗ» автомобильләре — күп тапкырлар халыкара ралли-марафоннарда җиңүчеләр һәм призёрлар (кара Автоспорт). 2006 елда КамАЗ РФ хөкүмәтенең сыйфат өлкәсендәге бүләгенә, 2007 елда «Россия сәүдә олимпы» бүләгенә лаек була.

КамАЗ — шәһәр төзүче предприятие һәм Чаллы шәһәре төзелешенең төп заказчысы (завод төзелеше башланыр алдыннан шәһәрдә 27 мең кеше яши, беренче елларда аның халкы ел саен 30–40 мең кешегә арта бара һәм 1990 еллар уртасына 530 мең кеше тәшкил итә; 2011 елда 513,8 мең кеше яши). 2001 елда киң колачлы социаль, мәдәни, гуманитар, яшьләр һәм спорт программаларын гамәлгә ашыруы өчен КамАЗга ЮНЕСКОның «Тынычлык пальмасы ботагы» алтын медале бирелә.

КамАЗ Ленин ордены белән бүләкләнә (1984 ел). Аның 4,5 меңнән артык хезмәткәре дәүләт бүләкләренә лаек була, шул исәптән 8 кеше — Социалистик Хезмәт Герое, 17 кеше — СССР, РФ, ТРның Дәүләт бүләкләре лауреаты; 114 кешегә — РФ, ТРның атказанган машина төзүчесе, 16 кешегә — РФ, ТРның атказанган төзүчесе, 8 кешегә — РФнең атказанган технологы, 8 кешегә — РФнең атказанган металлургы, 11 кешегә — РФнең атказанган конструкторы, 14 кешегә — РФ, ТРның атказанган энергетигы, 6 кешегә — РФнең атказанган икътисадчысы, 21 кешегә — РФ, ТРның атказанган транспорт хезмәткәре, 6 кешегә — РФ, ТРның атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре, 2 кешегә РФнең атказанган табибе дигән мактаулы исемнәр бирелә; 30 кеше Ленин ордены, 1500 тирәсе кеше медальләр белән бүләкләнә.

Җитәкчеләр

Предприятие җитәкчеләре: Л.Б.Васильев (1969–1981 еллар), В.А.Фаустов (1981–1987 еллар), Н.И.Бех (1987–1997 еллар), И.М.Костин (1997–2002 еллар), С.А.Когогин (2002 елдан).

Авторлар – Г.Я.Мәүлетова, С.Г.Белов, Ф.С.Җиһаншин, А.С.Тайбинский