Биографиясе

1885 елның 7 апреле, Тверь губернасы Заречье авылы – 1948 елның 20 апреле, Казан шәһәре.

Петербург университетын тәмамлаганнан соң (1911 ел), шунда ук эшли.

1929–1931 елларда Коммунистик академия каршындагы Мәскәү югары нерв эшчәнлеге институтында, 1931–1938 елларда Смоленск медицина институтында, бер үк вакытта Иваново медиөина институтының физиология кафедрасы мөдире.

1938 елдан Казан университеты физиология кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре нерв һәм мускул тукымалары физиологиясенә карый.

Н.П.Резвяков оптимум, пессимум, парабиоз проблемаларын өйрәнә. Парабиоз стадиясе буларак, патологик процессны (ялкынсыну, анафилаксия, аллергия һ.б.) тикшерә, авыруларны дәвалау өчен антипарабиотик чаралар куллануны тәкъдим итә.

Бөек Ватан сугышы елларында Н.П.Резвяков җитәкчелегендә яраларны, пешкән урыннарны тиз арада төзәтү һәм тире авыруларын дәвалау өчен винилбутил эфирын һәм аның полимерын куллануның нәтиҗәлелеге өйрәнелә, яраларны сыек тампон куеп дәвалау тәкъдим ителә.

Хезмәтләре

Изучение токов действия при посредстве катодного усилителя // Рус. физиол. журн. 1927. Т. 10, вып. № 1.

Электрофизиологические исследования // Успехи биологической науки в СССР за 25 лет. М.–Л., 1945.

Әдәбият

Казанская физиологическая школа на рубеже веков. Казань, 2001.

Автор – Н.В.Звёздочкина