Биографиясе

1962 елның 28 сентябрендә Арча районы Яңа Иябаш авылында туган.

Мари политехник институтын тәмамлый (1985 ел).

1986–2000 елларда Мари техник университетында укыта.

2000 елдан Казан аграр университетында, таксация һәм урман хуҗалыгы кафедрасы мөдире, урман хуҗалыгы һәм экология факультеты деканы (2004 елга кадәр), бер үк вакытта проректор (2004–2008 еллар).

Хезмәтләре урман туфраклары үзлекләре һәм генезисына, урман җирләре экологиясе һәм мониторингына карый. Урта Идел буе урман экосистемаларының биотөрлелеген һәм продукт бирүчәнлеген, Татарстан Республикасының Кама һәм Идел алдындагы саклаучы урман туфракларын тасвирлый.

Хезмәтләре

Соединения оксидов железа в основных типах лесных почв Среднего Поволжья // Почвоведение. 1991. № 3 (автордаш).

Содержание подвижных микроэлементов в почвах тёмнохвойных биогеоценозов // Экология и леса Поволжья. Йошкар-Ола, 1999.

Почвенно-экологические условия произрастания еловых и пихтовых фитоценозов Среднего Поволжья. Казань, 2001 (автордаш).