Эчтәлек

Авторы билгесез. 270 шигъри юлдан тора.

Поэманың сюжеты әкияти-маҗаралы: Мөхәммәд пәйгамбәргә киселгән кеше башы, ярдәм сорап, үтенеч белән мөрәҗәгать итә. Ул аңа диюнең шәһәрне җимерүе, улын йотуы, чибәр хатынын урлавы, ә үзен Кисекбашка әверелдерүе турында сөйли. Мөхәммәд пәйгамбәр кушуы буенча аның тугрылыклы сәхабәсе Гали дию биләмәсенә бара һәм әсирләрне коткара. Явызлык җиңелә, гаделлек җиңә.

1846 елдан поэма, күп тапкырлар нәшер ителеп, Идел-Урал төрки халыклары арасында киң тарала, мәдрәсәләрдә өйрәнелә. «Кисекбаш китабы»ның Казан, С.-Петербург, Мәскәү, Баку, Әнкара китапханәләрендә күпсанлы кулъязма нөсхәләре саклана.

Татар әдәбиятында, «Кисекбаш китабы» сюжетына нигезләнеп, Г.Тукай, Н.Исәнбәт, Н.Баян, Ш.Мөдәррис, Ә.Исхак, Ә.Камал сатирик әсәрләр иҗат итәләр.

Әдәбият

Әхмәтгалиева Я.С. «Кисекбаш китабы» // Татар әдәбияты тарихы: 6 томда. К., 1984. Т.1;

Кисекбаш. К., 2000; Наджип Э.Н. О средневековых литературных традициях и смешанных письменных тюркских языках // Советская тюркология. 1970. № 1.