Тарихы

Авыл 1602−1603 еллардан билгеле. Революциягә кадәрге чыганаларда Черевчи, Чурячи буларак та мәгълүм. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (элекке йомышлы һәм ясаклы татарлар). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлек асрау, чыпта сугу, балта эше һәм тегүчелек кәсепчелеге, олаучылык таралган була.

1832 елда мәчет төзелә һәм рәсми мәхәллә оеша.

XX йөз башында шулай ук мәктәп (1909 елда 32 ир бала һәм 20 кыз бала укый), җил тегермәне, 3 вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 785,4 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Кукмара волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан — Дөбъяз, 1938 елның 4 августыннан — Юдино, 1958 елның 16 июленнән Яшел Үзән районында.

Хәзер Олы Карагуҗа авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Авыл 1957 елдан “Ключи” кошчылык (үзәк утары Большие Ключи авылында), 1965 елдан “Мичурин” яшелчәчелек совхозлары (үзәк утары Олы Карагуҗада, 1995 елдан “Мичурин” күмәк предприятиесе), 2002−2013 елларда “Карагуҗа” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять (кырчылык, сөт терлекчелеге) составында.

Мәдәният

Мәчет эшли (1990 еллардан). Төзекләндерелгән чишмә бар.

Күренекле кешеләре

Х.Ф.Фәхретдинов (1935−2005) – ТАССР, РСФСРның атказанган фән эшлеклесе, ТР Кинематографистлар берлеге идарәсе рәисе (1986−1998 елларда).

Халык саны

1782 елда — 103 ир заты;
1859 елда — 482,
1897 елда — 549,
1908 елда — 618,
1920 елда — 528,
1926 елда — 626,
1938 елда — 607,
1949 елда — 244,
1958 елда — 262,
1970 елда — 394,
1979 елда — 299,
1989 елда — 215,
2002 елда — 236,
2010 елда — 200,
2018 елда — 155 кеше (татарлар).