Гомуми мәгълүмат

Чиләбе өлкәсенең төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. 1923 елда оештырыла. Мәйданы – 3459 кв.км.Үзәге – Нязепетровск шәһәре (Чиләбе шәһәреннән 225 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 17262 кеше (2015 ел). Татарлар саны 2010 елда – 2255 кеше. Алар, тупланып, Арслан, Йосып һәм Әптрәк авылларында яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

Арслан – иң әүвәлге авылларның берсе (1663 елда нигез салына). XX йөз башында монда мәчет һәм аның каршында мәдрәсә эшли, 1931 елда татар башлангыч мәктәбе оештырыла.

Нязепетровскта «Дуслык» татар һәм башкорт мәдәнияте үзәге эшли (2016 елда эшчәнлегенең 25 еллыгы уңаеннан тантаналы чаралар үткәрелә). Үзәк татар шагыйрьләре Г.Тукай һәм М.Җәлил иҗатларына багышланган шигърият кичәләре, «Бишек җырлары –халыкның абруе», «Көзге бал» концерт-күңел ачу программалары, «Пушкин йолдызы – Тукай йолдызы», «Халык уеннары уйныйбыз» балалар өчен әдәби-тематик кичәләр, Шәһәр көнендә «Чәйханә» күңел ачу программасын үткәрә.

«Ләйсән» (Арслан авылы), «Туган моңнар» (Нязепетровск шәһәре), «Умырзая» (Ункурда авылы), «Шуранка» (Әптрәк авылы) иҗат коллективлары эшли. 2016 елда Әптрәктә беренче «Сандугач моны» татар-башкорт мәдәнияте фестивале, Арсланда «Татар кызы» бәйгесе уздырыла. «Айгөл» балалар бакчасы (Арслан авылы) эшли.