- РУС
- ТАТ
(грекчадан étymon — хакыйкать, сүзнең төп мәгънәсе һәм ...логия), 1) сүзнең яки морфеманың килеп чыгышы; 2) тел белеменең бер тармагы
Сүзләрнең, морфемаларның килеп чыгу тарихын өйрәнә һәм сүзнең иң борынгы мәгънәләрен ачыклау белән шөгыльләнә.
Этимология фонетика, морфология һәм сүзләр семантикасының тарихи үзгәрү закончалыкларына нигезләнә, шул ук вакытта башка фәннәргә, беренче чиратта тарих һәм этнография мәгълүматларына мөрәҗәгать итә. Төрле тел берәмлекләрен, структур элементларны, сүзләрнең мәгънәләрен һ.б.ны чагыштырма-тарихи ысул белән өйрәнү этимологик анализның нигезен тәшкил итә.
Татар тел белемендә этимология мөстәкыйль юнәлеш буларак ХХ йөзнең 2 нче яртысында Р.Г.Әхмәтьянов һ.б. галимнәрнең хезмәтләрендә формалаша. Аларның тырышлыклары нәтиҗәсендә күп кенә тел күренешләренә яңача караш барлыкка килә; мәсәлән, «Казан» топонимы күп еллар дәвамында «казан» сүзе белән бәйле була. Этимологлар, рус елъязмаларында очрый торган «кусян» топонимына игътибар биреп, шундый нәтиҗәгә киләләр: «ку» структур элементы «якты, ак» мәгънәсен белдерә, ә «сян/сюн» «хуннар», ягъни «ак хуннар шәһәре» этнонимына туры килә. Этимология тарафыннан -лы/-ле аффиксының өйрәнелүе «Әлмәт» топонимының асылын ачарга ярдәм итә. Аңарда аффиксның -ты/-т борынгы формасы ныгып калган: әлмә(элмә)+т, ягъни әлмәт — элмә агачына бай.
Татар этимологиясенең хәзерге үсеш дәрәҗәсе Р.Г.Әхмәтьяновның этимологик сүзлекләрендә («Татар теленең этимологик сүзлеге», 1–2 т., Бөре, 2005–07) каралган.
Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең кыскача тарихи-этимологик сүзлеге. К., 2001;
Языкознание: Большой энцикл. словарь. М., 1998;
Закиев М.З. Происхождение тюрков и татар. М., 2003.
Автор — М.З.Зәкиев
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.