«Геология» термины 1657 елда Норвегия галиме М.П.Эшольт тарафыннан кертелә.

Геологиянең төп объекты булып Җирнең тышкы таш катламы – литосфера һәм, беренче чиратта, Җир кабыгындагы файдалы казылмаларны өйрәнү һәм чыгару өчен уңайлы горизонтлар тора.

Хәзерге геология үз эченә

  • стратиграфия,
  • тектоника,
  • региональ геология,
  • минералогия,
  • петрография,
  • литология,
  • геохимия,
  • файдалы казылмалар өйрәнү белемен ала.

Геология физик география, геофизика, кристаллография, палеонтология белән тыгыз бәйләнештә.

Гамәли әһәмияткә ия булган тармаклары – гидрогеология, инженерлык геологиясе һәм шулай ук яңа юнәлешләр – петрохимия, петрофизика һәм башкалар үзенә бер төркем хасил итәләр.

Геология XVIII йөзнең 2 нче яртысы – XIX йөз башында табигать белеменең мөстәкыйль тармагына әверелә (Н.Стено катламнарның өзлексезлек суперпозиция принципларын билгели; В.Смит һәм Ж.Кювье киселешне биостратиграфик бүлемнәргә аеру һәм токымнарның чагыштырмача яшен билгеләү ысулын эшлиләр).

1840 еллар башында фанерозойның стратиграфик шкаласы төзелә.

Шул ук вакытта, беренчеләрдән булып, XIX йөзнең 1 нче яртысы геологлары өчен парадигма булган «күтәрелеш кратерлары» дигән беренче тектоник концепция барлыкка килә (Л.Бух һәм А.Гумбольдт). Россиядә бу теориянең тарафдарлары булып Д.И.Соколов, Г.Д.Романовский, Н.А.Головкинский һәм башкалар тора.

Күп илләрдә геология җәмгыятьләре оеша, алар геология фәненең яңа казанышлары турында фикер алыша, эзләнүләр турында материаллар бастырып чыгара һәм кайбер эшләрне финанслый.

1805 елда – Мәскәүдә табигатьне тикшерү, 1807 елда – Лондонда геология, 1917 елда Россиядә Минералогия җәмгыятьләре оештырыла.

Системалы рәвештә план төшерү һәм эзләнү эшләре үткәрү зарурлыгы соңрак милли геология хезмәтләре оештырылуга китерә.

1882 елда Россиядә геология комитеты оештырыла.

Озак еллар буе Казан губернасы территориясендә геологик эзләнүләр алып баручы оешма Казан университеты була.

Физика һәм математика фәннәре бүлеге составына табигать тарихы һәм ботаника кафедрасы керә; 1805 елда минераллар, рудалар һәм башка коллекцияләрне үз эченә алган табигать тарихы кабинеты, 1824 елда – минералогия кабинеты, 1840 елда – минералогия һәм геогнозия, 1865 елда – геогнозия һәм палеонтология, 1920 елда минералогия һәм петрография кафедралары ачыла.

1928 елда геология-биология-география факультеты булдырыла; ул 1937 елда география һәм геология-туфрак факультетларына бүленә.

1948 елда геология факультеты мөстәкыйль факультетка әйләнә: гомуми, региональ һәм тарихи геологик, геофизик, нефть һәм газ, геология разведка эшләре һәм файдалы казылмалар кафедралары оештырыла.

1940-1950 елларда СССР фәннәр академиясенең Казан филиалы каршында Геология институты (хәзерге ЦНИИгеолнеруд), Татарстан геологик-эзләнүләр тресты, «Татнефтегазразведка» һәм «Татнефтегеофизика» трестлары, ТатНИПИнефть һәм Татарстан Республикасының башка геологик предприятиеләре төзелә.

1992 елда Файдалы казылмалар запасы буенча комиссия оештырыла; 1997 елда аның вазифасы Татарстан Республикасының Геология һәм җир асты байлыклары дәүләт комитетына йөкләнелә, 2001 елдан ул, департамент сыйфатында, Татарстан Республикасының Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына карый.

Автор – Б.В.Буров